Чүплектәге... бәбиләр

Йөзләрчә нәниләрнең олы фаҗигасе, чактан гына өзелми калган гомерләр турында сүзебез. Ташлап калдырылган, ташландык ише җан өшеткеч сүзләрне шул нарасыйларга карата куллану үзе генә дә зур гөнаһтыр. Кызганыч, әмма күңел тетрәткеч ул мисаллардан беркая да кача алмыйбыз. Дөньяга күзләрен дә ачарга өлгермәгән бичара сабыйларны әле чүплектән, әле урман кырыеннан, әле...
Ташлап калдырылган, ташландык ише җан өшеткеч сүзләрне шул нарасыйларга карата куллану үзе генә дә зур гөнаһтыр. Кызганыч, әмма күңел тетрәткеч ул мисаллардан беркая да кача алмыйбыз. Дөньяга күзләрен дә ачарга өлгермәгән бичара сабыйларны әле чүплектән, әле урман кырыеннан, әле кар өстеннән табып алалар. Сулышы да беленмәгән, йөрәге дә сизелер-сизелмәс кенә типкән җан иясе полиция хезмәткәрләре, ак халатлы игелек ияләре кулына килеп эләккәч, яңадан тормышка кайта. Нинди зур тырышлык, никадәрле тынгысыз хезмәт бәрабәренә икәнлеген Казанның 18 нче клиник хастаханәсендәге шушындый бәхетсез балалар өчен ачылган бүлекчә хезмәткәрләре генә белә булыр.
Ел саен, туган көненнән алып, 4 яшенә кадәр бәләкәчнең «өенә» әверелгән әлеге бүлекчәдә 200 ләп бала булып китә. Бик күп инде бу.
- Язмыш кочагына ташланган, гомере мәче баласыныкыннан да арзан бәяләнгән ул сабыйларның әниләре йә фахишәләр, йә наркоманнар, йә аракыдан башы чыкмаган айнымаслар, - ди хастаханәнең балалар стационары бүлеге мөдире Татьяна Мороз. - Газизен чүплеккә ыргытып калдырган имансызлардан ни көтәсең? Аларга бала кирәкми. Полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре алып килгән баланың туган көнен дә (якынча, әлбәттә), исем-фамилиясен дә үзебез куябыз.
Бирегә яңа туган балаларны гына түгел, караучысыз калган 4 яшькәчә балаларны да алып киләләр. «Әле генә ике баланы алып килделәр, - ди бүлек мөдире. - Берсенә 1 яшь, икенчесенә 4 яшь. Әниләре ташлап чыгып киткән. Ә балалар фатирда ялгыз». Бәбиләүгә үк баласы турында оныткан әниләрнең бала пособиесенә яшәүләрен, эше судка барып җиткән очракта да судка йөрмәүләрен, инвалид балаларга пособиенең 15 мең тирәсе түләнүен сөйләп ала.
Бүлекчәгә килеп эләккән сабыйларның барысы да озак һәм җитди дәвалануга мохтаҗ. Юыну дигәннең нәрсә икәнен белмәгән ул сабыйларның кайсы бетләп беткән була, кайсы авызына ризык каба алмый тилмерә. Ашый башласа, косып җибәрә. Чөнки аны юньләп ашатучы булмаган. Шундый хәлдә килеп эләгә алар табиблар кулына. Аннары ярдәмгә психологлар,
неврологлар кушыла.
Узган елның август айларында булган вакыйганы гына искә төшерик. Ул чагында бөтен республика халкы гөж килде. Хатын баласын таба да, кая куярга, кайда ташлап калдырырга белми йөри торгач, урамда ашыгыч ярдәм машинасын күреп ала. Янына килә. Кеше күрмәгәндә генә, бәләкәй төргәкне машина астына ташлый. Ничек аны күреп алалар, ничек машина таптап китми. Гомере булгандыр инде баланың. Сабыйны үзе ише бәхетсезләрне кочагына алырга әзер торган әлеге хастаханәгә алып киләләр. Ә хатынны тоталар, ул кылган җинаяте өчен хөкем каршына баса.
Гомумән, моның ише - күке әниләр дип әйтмим, җинаятьчеләр өчен законнар кырыс булырга тиеш, минемчә. Җинаятьчеләр дим, чөнки алар инде чүплеккә ташлап киткәндә үк бала язмышын хәл иткән була. Баланың исән калуын теләми алар. Исән калуын теләсәләр, һичьюгы хастаханә ишек төбенә, бэби-боксларга ташлап китәрләр иде.
Хатын-кызның төрлесе бар: яшәргә урыннары булмаучылар, әти-әнисе табарга рөхсәт итмәгән яшь әниләр... Алар нәниләрен вакытлыча шушы бүлекчәдә калдыра. Андыйларга табиблар, хезмәткәрләр булдыра алганча ярдәм итә. «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган «Син ялгыз түгел» программасы да бүген уңышлы эшли. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүченең берсе дә игътибарсыз калмый. Авырлыкка юлыккан хатын-кызлар чыннан да ялгыз түгел.
Тагын яз җитә. Бүгенге көндә биредә әниләре ваз кичкән нәниләр - 31 тирәсе. Ләкин май айларында андыйларның саны кискен артачак дип көтелә. Чөнки бүлек мөдиренең әйтүенә караганда, шикле юлда йөрүче, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы хатын-кызлар үзләрен март мәчеләреннән ким тотмый. «Тудырган да ташлаган» ише хәлләрне күрәсе, ишетәсе бар икән әле алайса...
Авыр хәлдә калучы хатын-кызларга:
«Надежда» социаль-хокукый һәм психологик ярдәм үзәге.
Телефоны: 8(499) 492-46-89, 492-26-81, 492-06-48.
«Добро даром» хәйрия фонды. Телефоны: 8903-344-01-99.
Казанның 18 нче шәһәр клиник хастаханәсендәге әниләре
баш тарткан балалар бүлекчәсе. Телефоны: 8 (843) 275-98-28.
Адресы: Казан, Рихард Зорге урамы, 2 нче «А» йорты.
«Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге. Телефоны: 8 (843) 246-44-01.
Казанның 1 нче бала табу йортында, 1 нче, 3 нче һәм 5 нче хатын-
кызлар консультациясендә «Бала тормышын коткар» Бөтенроссия программасы буенча махсус кабинетлар эшли.
Татарстанда җәбер-золым күргән хатын-кызлар һәм балалар өчен
«кайнар линия» ачылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 07:50Татарстанда соңгы ун елда социаль объектларны интернетка тоташтыру буенча иң масштаблы программаны гамәлгә ашыралар Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак.6300
-
18 гыйнвар 2021 - 21:30Перепись малого бизнеса пройдет по всей стране в 2021 году Весной 2021 года Росстат проведет экономическую перепись малого бизнеса по всем регионам Российской Федерации.6400
-
18 гыйнвар 2021 - 19:35Сәгатьне кайсы кулга тагу дөрес? Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.7000
-
18 гыйнвар 2021 - 18:30Азалияне котлыйбыз! Казанда, Н. И. Мухамедзянов истәлегенә багышланган шахмат турнирында 15 яшьлек кызлар арасында Мифтахова Азалия 3 урынны яулады!11000
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.14800
-
18 гыйнвар 2021 - 16:05Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар Вакцина инфекция йоктырудан сакламый, ә авыруның җиңел узуын гарантияли.9200
-
18 гыйнвар 2021 - 15:30Коронавируска каршы торучанлык "Спутник V" вакцинасын икенче тапкыр ясагач кына барлыкка килә Беренче иньекциядан соң сакланыр өчен иммунитет җитәрлек булмый .9000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан прививканы ясарга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясарга әзер.6700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:002020 елда коронавирус аркасында аерылышучылар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18% ка кимрәк.7400
-
18 гыйнвар 2021 - 12:10"Сөмбел" фольклор ансамблен котлыйбыз "Сөмбелә" ансамбле "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашты.9300
-
18 гыйнвар 2021 - 10:5518 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана РФ Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшне активлаштырырга кушты.5700
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Әлмәттә пычрак кар чүплеген анализлау нәтиҗәләре атна дәвамында билгеле булачак Карда пычраткыч матдәләр табылса, гаеплегә 300 мең сумга кадәр штраф яный.4700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.13200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.31500
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.35500
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.35500
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.31000
-
17 гыйнвар 2021 - 20:30Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.23900
-
17 гыйнвар 2021 - 19:00«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.21800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика