Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чуашстан татарлары «Без - Тукайлы халык» бәйрәм-флешмобына кушылырга чакыра

Флешмобка Тукай шигырьләрен сөйләгән видеоязмалар кабул ителә.

Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган «Без — Тукайлы халык» бәйрәм-флешмобына катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерә. Бу хакта автономия җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

«Флешмобка 127 кеше кушылды. Бүген — Тукаебызның туган көнендә әлеге чара 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Милләтебез файдасына хәерле һәм саваплы эшләр эшләргә кирәк», — ди Фәрит Гыйбатдинов

«Татар теленә кирәкле мохит һәм аңа мәхәббәт тудырып, нәселдән нәселгә дәвам итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Һәр гаилә татар телен дәвам итүне үз өстенә алырга тиеш. Тукай — милләт символы, шуңа күрә татар теленә багышланган „Без — Тукайлы халык“ бәйрәм флешмобын уздырабыз», — дип аңлата ул.

Флешмобка видеоязмалар 89061365460 номеры Ватсабына кабул ителә. Катнашучыларга автономиянең дипломнары тапшырылачак.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-04-2020/chuashstan-tatarlary-bez-tukayly-halyk-b-yr-m-fleshmobyna-kushylyrga-chakyra-5738921

Фотода - Әтнә техникумындагы Г.Тукай һәйкәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев