Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукый татар, чукый иптәшен... –- “Әтнә таңы”

Каз бәбкәсен читкә тибәргәндәй Чукый татар... Чукый иптәшен. Белми мәллә кайчан да бер булса Мәңгелеккә моннан китәсен?! Канатларын җәеп, ата каздай ярсып, Рәхәтләнеп, ләззәт, тәм табып, Чукый дустын татар дигән бәндә... Карап тора дөнья таң калып... Нәрсә җитми, нигә көнләшә ул?! Тарсынумы дөнья читлеген? Бу җиһанда без бит - кунак...

Каз бәбкәсен читкә тибәргәндәй

Чукый татар...

Чукый иптәшен.

Белми мәллә кайчан да бер булса

Мәңгелеккә моннан китәсен?!

Канатларын җәеп, ата каздай ярсып,

Рәхәтләнеп, ләззәт, тәм табып,

Чукый дустын татар дигән бәндә...

Карап тора дөнья таң калып...

Нәрсә җитми, нигә көнләшә ул?!

Тарсынумы дөнья читлеген?

Бу җиһанда без бит - кунак кына...

Әҗәл таный кемнең кемлеген...

Тарсынма син, кимсенмә син, татар!

Табигатьтә мең төс - мең сурәт!

Һәркемгә дә җитә Ходай биргән,

Тамырларга сеңгән көч-куәт!

Изге гамәл, матур холык бизи,

Һәм бәндәне итә чын Кеше.

Яши белсәң кадер-хөрмәт белән

Татлы булыр җәннәт җимеше... ...

Чукыганда сине татар дустың,

Ут дөрләтмә - кичер син аны...

Кеше булып калыйк!

Татар булып!

Һәм үзгәртик ямьсез дөньяны...

Халисә Ширмән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев