Әтнә таңы

“Чулпан” пионерлагере: төзелү һәм эшләү тарихы

Язылганга кире кайтып "Чулпан" пионерлагере: төзелү һәм эшләү тарихы "Әтнә таңы" газетасының агымдагы елның 16 июнь, җомга санында Сүрия Мингатинаның кыска гына язылган "Арчада "Чулпан" юк..." исемле мәкаләсен укыгач, хатирәләр кузгалды. Наил САБИРОВ, "Чулпан" колхозының элеккеге рәисе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Һәм кулыма каләм алып, газетабыз битләрендә лагерь төзелеше...

Язылганга кире кайтып

"Чулпан" пионерлагере: төзелү һәм эшләү тарихы

"Әтнә таңы" газетасының агымдагы елның 16 июнь, җомга санында Сүрия Мингатинаның кыска гына язылган "Арчада "Чулпан" юк..." исемле мәкаләсен укыгач, хатирәләр кузгалды.

Наил САБИРОВ,

"Чулпан" колхозының элеккеге рәисе,

РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Һәм кулыма каләм алып, газетабыз битләрендә лагерь төзелеше тарихы, аны төзүчеләр һәм инде менә 40 ел диярлек ничек балаларның ял итеп сәламәтлекләрен ныгытулары турында хәзерге буын кешеләренә җиткерергә кирәк дигән фикергә килдем. Чөнки без, "Чулпан"ның тарихын белүчеләр, азаеп барабыз. Узган ел Арча районы ветераннарын лагерь белән танышырга алып кердек. Лагерь төзелү тарихы белән кызыксынучылар күп булды. Ул вакыттагы лагерь җитәкчесе лагерь төзелү тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирә алмады, бәлки бу мәгълүмат җитәрлек булмауга бәйледер.

Каенсар урманында сугышка кадәр үк балалар лагере эшләгән. Сугыш башланган елны минем 1927 елгы олы апам Равилә анда ял итә иде. "Сабан туена баргач, аның янына да керербез" дип, әти мине ышандырып, кичтән Каенсар урманын һәм андагыларны күрү хыялы белән йокларга яткан идек. Ул хыял тормышка ашмады. Иртән әти:"Улым, сугыш башланган, сабан туе да булмый, мин апаеңны гына барып алып кайтам", дип, аны ат белән алмага китте...- хәтердә калган эпизод.

Реклама

Мин 1954елның гыйнвар башыннан 1960 елның 10 февраленә кадәр район комсомол оешмасында эшләдем. Башта II секретарь һәм 1957 елдан I секретарь булып эшләгәндә район комсомол оешмасында пионерлар һәм мәктәп комсомол оешмалары белән эшли торган бүлек булып, без системалы рәвештә РОНО белән кулга-кул тотынып эшли идек. Ул вакытларда да пионер лагерьларе эшләде. Иске Мәңгәр башлангыч һәм Олы Мәңгәр урта мәктәбендә лагерьлар оештырылуын хәтерлим. Райкомолда эшләгәндә соңгы өч елында Каенсар урманында, Иске Мәңгәр ягында, 1938 елларда төзелгән "Балалар санаториясе" бинасында лагерьне эшләттек. Санаторий 1954 елда ябылган иде. Мин "Чулпан" колхозында рәис булып эшли башлагач, анда лагерь эшләтү туктатылды һәм бу бина районга "Пионерлар йорты" итеп күчереп салынды. Аны мәрхүм Шәрипов Әхмәт абый эшләде һәм бу бик дөрес гамәл булды. Бина авария хәленә килгән иде инде. Каенсар урманы "Чулпан" колхозы территориясендә урнашкан: 100 гектар җирне били - Ислетарь лесхозы карамагында (2 квартал 50×50 га).

Әллә хезмәт юлымны укытучы булып башлаганга, комсомолда эшләгәндә дә укучылар белән дә эш итү күңелемә якын булды. "Чулпан" да рәис булып эшләгәндә Каенсар урманында да пионерлагерь булдыру теләге белән йөрдем. СССР вакытында колхозда эшләүчеләрне дә профсоюз члены итеп - "Авыл хуҗалыгы работниклары" профсоюз оешмалары булдырылды. Республика буенча АПК работниклары профсоюзының председателе итеп минем белән бер чорда Буа районында комсомолда эшләгән Наил Зарипов Республикадан Арча районына вәкил итеп җибәрелгән иде. Ул вакытта ял йортлары, санаторияләр һәм пионерлагерьлар төзү белән профсоюз шөгыльләнде. "Чулпан" колхозында аның белән Арча райкомының II секретаре Нурзадә Асхадуллович Сибагатуллин эшләде. Хәзер "Чулпан" пионерлагере урнашкан аланлыкка чәй эчәргә төшкәч, мин "Менә бу урында пионерлагерь булдырасым килә", дип, үземнең теләгемне аңа җиткердем һәм ул бу идеяне хуплады, булышырга вәгъдә бирде. Мондый зур эш белән профсоюзларның өлкә советы шөгыльләнгәнлектән, Казанга чакырдылар. Өлкә Советында пионерлаагерь төзергә булышачакларын һәм төзү расходының 50 процентын - профсоюз, 50 процентын колхозлар капларга тиешлеген аңлаттылар.

Райкомның I секретаре Х.З.Зәйнуллин белән фикерләшеп, рөхсәт алгач, Казанда "Чулпан" хуҗалыгы печатен сугып, килешү төзеп кайттым. 360 мең сумлык төзелеш - ул вакытта зур сумма.

Бу әле эшнең башы гына иде. Лесхоз эшчеләре белән берлектә, үзем пионерлагерь төзү өчен 5 гектар җирне тамгаладым. Аның документларын Мәскәүгә - РСФСР хөкүмәтенә раслатырга җибәрдек - бу 1976 елның җәе иде. Җирне Россия хөкүмәте рөхсәте белән генә алып була иде. 1977 ел башында урманда лагерь төзү өчен биш гектар җир бүленде. Ул койма белән әйләндереп алынды. Лагерь типовой проект нигезендә, үзебезгә яраклаштырып төзелде. Төзү барышында бер генә агач та киселмәде. Лагерьны "Әтнә МСО"сы (директоры Фәрит Габидуллин) төзеде.

Лагерьга проект эшләү өчен "Чулпан" колхозы 95 мең сум акча күчерде. Төзү эшләрен башлап җибәрү өчен 30 мең сум акча тотылды. Башка 300 мең сум акчаны Республика профсоюз комитеты -180 (50 процент) , калганын АПК работниклары профсоюзы җайлап күчерә алдык. Наил Зарипов сүзендә торды - булышты. Башка колхозлар бер сум акча да күчермәделәр. Пионерлагерь 1978 елда эшли башлады. Баштагы ике елда ул "Чулпан" колхозы балансында торды. Аннан соң район профсоюз оешмасы балансына күчерелде. СССР вакытында профсоюзлар көчле һәм акчаны план нигезендә, балалар санына карап финанслады.

Пионерлагерьны төзү барышында ук директор билгеләнде. Беренче директор отставкага чыккан Нурмөхәммәтов булды. Төзеп бетергәч тә озак эшләде әле ул. Аннан соң да Кашшаф (Иске Мәңгәр). Тәҗрибәле педагоглар Галиахмәтов, Гарифҗан, Вафин Вагыйз, Илфир Зәйнуллин һ.б. эшләделәр

Пионерлагерь 160 балага исәпләнгән, зур Арча районы вакытында кимендә өч смена эшләп килде. Ел саен 480-500 укучы ял итте монда. Пионерлагерь район үзәгенә якын. Олы юл буенда булуы белән отышлы булды. Сусыз, су коенусыз лагерь тулы көченә эшли алмас иде. Бу елларда Симет елгасында "Чулпан" колхозы кышка сүтеп ала торган плотина һәм лагерьга 500 метр гына ераклыкта тагын бер плотина төзеп файдалануга тапшырылды. Лагерьның даны еракларга таралды. Балалар ял итеп туктагач, берничә ел Республика мәктәпләре пионервожатыйлар, комсомол оешмасы секретарьларе ял иттеләр. Мәскәү шәһәрендә бердәнбер татар балалары укый торган урта мәктәп балалары директорлары җитәкчелегендә бер смена ял итеп киттеләр. Ул гына да түгел, СССР таркалу алдыннан Польша балалары да ял итеп киттеләр. Олы Мәңгәрдә сугыш чорында яшәгән латыш балалары, 1982 елда Мәңгәргә килгәч шунда ук яшәделәр. Дөньялар үзгәреп, СССР таркалгач, профсоюзлар да, бигрәк тә авылларда таркалды. Лагерьга да акча бирү кимеде. Лагерь ел саен ремонтлауга, уңайландыруга мохтаҗ объект, акча булмагач, бу эшләр дә башкарылмады.

1994 елда, 34 ел эшләгәч, колхоз рәислегеннән киткәч, мин район профсоюз оешмасы белән җитәкчелеккә килдем. Лагерьны барып карагач, андагы аяныч хәлне күреп борчылдым. "Анда ел да бары тик бер генә сменада 40-45 бала булды", - диделәр. Мин бу хәлне төзәтергә теләп, республика профсоюз оешмаларына мөрәҗәгать иттем, акмаса да тамды. Ул вакытта Республика Министрлар Советының социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче министрлар советы председателе урынбасарына мөрәҗәгать иттем. Ул мин эшли башлаган елга финанс мәсьәләсен хәл иткәч, киләчәктә пионерлагерьне мәгариф системасына күчерергә күрсәтмә бирде. Һәм пионерлагерьга асфальт юл салу расходларын каплау өчен акча да бүлеп бирде.

90 еллар - акча юк вакыт. Колхозлардан да балаларга ашату өчен ит һәм башка продуктлар алу, экскурсияләргә бару өчен автобуслар алу хисабына, әти-әниләрдән акчаларны бөтенләй алмадык. Бу чорда лагерь директоры булып Илфир Зәйнуллин бик нәтиҗәле эшләде.

Бу лагерь төзелгән елларда төзү өчен колхозларга бер, бик күп булса ике объектны МСОлар көче белән төзүгә бирәләр иде. Пионерлагерь төзегән ике елда "Чулпан" га пионерлагерьны куеп, башка объект бирмәделәр. Шундый мәгънәсезлекләргә түзеп, пионерлагерьне төзегәнгә 40 ел буе аның матур гына эшләп килүенә куанып яшим.

Пионерлагерьга "Чулпан" исеме бирелүгә килсәк, лагерь төзелеп бетеп, комиссия кабул иткәч, лагерь директоры К. Нурмөхәммәтов Профсоюзлар өлкә советына барып документлар тапшырганда лагерьга исем бирергә кирәклеген әйтәләр. Үзләре үк "Колхозыгызның исеме бик матур, лагерьга да "Чулпан" исемен бирсәк дөрес булыр, диделәр һәм бу дөрес булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: