Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чупакабраны Әтнәдә күргәннәр

- Чупакабра дип сөйли башласалар, көләм генә, - ди Олы Әтнәдә яшәүче Тәлгать Гыйбадуллин. - Чупакабра дип, телевизордан фотосурәтләрен дә күрсәтәләр. Берсенә дә ышанмыйм, - ди ул. Фикерен дәлилләр белән ныгытырга ашыкты. Халык телендәге "Поле чудес" бистәсендә яшәүче Тәлгать Гыйбадуллин, элек үзәктә - Әтнә инеше буенда яшәгән. Шул чорда хуҗалыгында...

- Чупакабра дип сөйли башласалар, көләм генә, - ди Олы Әтнәдә яшәүче Тәлгать Гыйбадуллин. - Чупакабра дип, телевизордан фотосурәтләрен дә күрсәтәләр. Берсенә дә ышанмыйм, - ди ул.

Фикерен дәлилләр белән ныгытырга ашыкты. Халык телендәге "Поле чудес" бистәсендә яшәүче Тәлгать Гыйбадуллин, элек үзәктә - Әтнә инеше буенда яшәгән. Шул чорда хуҗалыгында асраган куяннарны буып ятучы җанварларны күрә.

- Шундый ике очракка тап булдым. Беренчесе 2002-2003 елларның кышкы чорында булды, - дип искә алды.

Төнлә ишегалдына чыккан. Тротуар буйлап барганда, йомшак әйбергә басканын сизә. Яхшылап караганнан соң, җансыз куян гәүдәсен күрә. Йа, Хода... Тротуарда бер генә түгел, бер дистәгә якын куян ята. Иртән торып чыга да, яктыда күреп исе китә. Лапас янындагы ике куян оясының да ишекләре ачык. Ничек ачканнармы? Боргычны борып түгел, авыз белән кабып, суырып алганнар.

- Боргычта теш эзләре дә бар иде. Алай гына түгел, этнекенә охшаш аяк эзләре дә күрдем, - ди әңгәмәдәшем.

Шуңа гаҗәпләнә, куян гәүдәләрендә бернинди кан эзләре дә юк. Хәер, берсенең боты җәрәхәтләнгән булып чыга. "Димәк, буып үтергәннәр", - дигән нәтиҗә ясый.

7-8 ай узгач, көзге төннәрнең берсендә гараж янындагы эте бик каты өрә. Чыгып күз салгач, берни юклыгын күреп тынычлана да, этен сүгә. Йокларга өенә кереп китә. Ә эте тагын ярсый-ярсый өрә. Хуҗага теләр-теләмәс кенә тагын чыгарга туры килә. Кабат этне сүгеп тынычландыргач, аяклары, никтер лапаска таба өстери. Бу вакытка лапас буена, инде тимердән эшләнгән куян ояларын урнаштырган була.

- Бикләре шпингалетлардан булса да, бер ояның түбәсен шифер белән генә каплаган идем, - ди.

Шунда куян оялары янында басып торучы гәүдәне шәйли. Ә теге җанвар хуҗаны күрүгә, ике генә сикерә... башта куян оясына, аннан күрше белән ике арадагы койма аша каршы якка һәм юк та була.

Дәвамын "Әтнә таңы" газетасыннан укый аласыз.

Автор фотосында: "Нинди хикмәт бу?" - ди Тәлгать Гыйбадуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев