Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәй әзерли беләсеңме?

Эссе. Эчәсе килә. Нәрсә эчәргә? Күпләр, әлбәттә, чәйгә өстенлек бирә. Каһвә яратучылар, хәтта какао белән мавыгучылар да бардыр. Ә бу эчемлекләрне искиткеч тәмле һәм дөрес итеп әзерли беләсезме?

Чәй, каһвә һәм какао өчен суны артык кайнатырга ярамый. Чәй һәм каһвәне чәйнектә тиз генә күпертеп алалар яисә өстенә кайнар су агызалар да бераз томалап тоталар. Шулай эшләгәндә эчемлек хуш исле һәм тәмле була.
Чәй, каһвә һәм какао пешерү өчен кайнамаган су алырга кирәк. Кайнаган суны яңадан кайнатып пешергәндә аларның хуш исе, тәме бетә.

Тәмле һәм хуш исле булсын өчен 2-3 төрле чәйне бергә кушып пешерәләр.
Әле генә ясаган чәйне яисә каһвәне озак тотмагыз, аның төсе бозыла һәм тәме китә.

Каһвә тәмлерәк булсын өчен пешергән вакытта аңа бераз аш тозы салырга кирәк. Бөртекле каһвәне тарттырыр алдыннан коры табада киптерсәң, ул хуш исле һәм тәмлерәк була.

Чәйне сөтләп эчкәндә башта чынаякка – чәй, аннары сөт, шуннан соң гына кайнаган су агызалар.
Лимонны чәйгә кабыгын әрчеп, чәй ясалып беткәч кенә салырга кирәк. Шулай эшләгәндә чәйнең төсе сакланып кала.

Какао порошогын башта – шикәр комы, аннары җылы су салып, төерчекләре калмаслык итеп әйбәтләп изәргә, шуннан соң гына кайнаган сөткә салып кайнатып алырга кирәк.

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ch-y-zerli-bel-se-me-367625/

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/чай-лимон-напиток-лимонад-783352/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев