Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чыңгыз Айтматов улы Әтнә дәүләт драма театрында булды

5 февраль көнне Татарстанга язучы Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Әлеге делегация составында язучының улы Әскар Айтматов та бар. 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда, Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында яңа фильм...

5 февраль көнне Татарстанга язучы Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Әлеге делегация составында язучының улы Әскар Айтматов та бар.

6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда, Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.

Туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Әскар Айтматовны биредә төзелгән нәсел шәҗәрәсе белән таныштырдылар.

Бүген Әскар Айтматов һәм республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Әтнә дәүләт драма театрында булып, театр коллективы белән очраштылар. Чыңгыз Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры сәхнәләштергән "Гүзәлем Әсәл" спектакленнән өзек карадылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев