ЧЫН ТАТАР ӘБИСЕ УЛ!
Олы Өшкәтә авылында яшәүче Галия әби Сибгатуллина туган көне белән котлап килүчеләргә рәхмәтен әйтеп, изге теләк теләде. Тәэсирләре зур аның. 90 яшен тутырган әбинең күзләрендә яшь иде. Шатлык яшьләре. Олы кешенең күңелен күрү өчен әллә нәрсә кирәкми шул. Кайвакытта бер җылы караш, йомшак сүз җитә. Ә Галия әби яшәгән җирлек...
Олы Өшкәтә авылында яшәүче Галия әби Сибгатуллина туган көне белән котлап килүчеләргә рәхмәтен әйтеп, изге теләк теләде. Тәэсирләре зур аның.
90 яшен тутырган әбинең күзләрендә яшь иде. Шатлык яшьләре. Олы кешенең күңелен күрү өчен әллә нәрсә кирәкми шул. Кайвакытта бер җылы караш, йомшак сүз җитә. Ә Галия әби яшәгән җирлек өчен мондый игътибар хас нәрсә. Шулай булмаса, олуг бәйрәме белән котлап, хәтта күмәк хуҗалыкның баш хисапчысы да килмәс иде. Күмәк хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин исә күчтәнәчләр тулы пакет биреп озатып калды. Бәрәскә авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Сөембикә апа Садриева да :
- Бездә 70 яшьтән узганнарны юбилей даталары белән котлау матур традициягә әйләнде. Ел саен туган көннәре белән котларга да онытмыйбыз. Берсен дә читтә калдырмыйча, билгеләп үтәргә тырышабыз, - ди.
"Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне эшлә", ди татар халкы. Бишне генә түгел, үз халкы өчен барысын да эшләргә әзер җитәкче биредә. Тормыш иптәше белән шушы җирлектә туып-үсеп, бар гомерләрен маңгай тирен тамызып күмәк хуҗалыкка хезмәт итүгә багышлаган Галия әби дә хезмәтенең әҗерен татый бүген.
Тормыш иптәше моннан биш ел элек вафат булган. Бер кыз бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Ул Казанда яшәгән, эшләгән. Лаеклы ялга чыкканнан соң, әнисен карарга дип авылга кайткан. Тәрбия - тәрбия инде - Галия әбигә күзләр тимәсен. Чиста, матур өендә чын татар әбисе булып түр башында утыра. "Үз әниемне күргәндәй булдым, авыртмагыз, тагын шулай күрешергә насыйп булсын", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов та.
Олы кеше - солы төше, диеп бер дә белмичә әйтмәгәннәр. Киңәшләре бәһасез. Бүгенге тормышның муллыгында, якыннарының хөрмәтендә, кадерлеләрдән кадерле булып яшәсеннәр генә инде алар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.8900
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.27000
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.8200
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.15800
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.7800
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.9700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.14400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33900
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.14000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.64900
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53600
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.31604
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика