Карбызның чыны август азагында өлгерә - "Әтнә таңы"
Карбыз сату сезоны башланмаган әле, әмма инде эре сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда әлеге җимешләрне шыплап тутырганнар. Ә белгечләр аларга кызыкмаска киңәш итә. Үзебездә үстерелгән карбызлар бары тик август башында гына өлгерә башлап сатуга чыга икән. Әйтик, Әстерхан якларында карбыз үстерүче фермерлар июль башында әле карбызның берничек тә табигый шартларда өлгерә...
Карбыз сату сезоны башланмаган әле, әмма инде эре сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда әлеге җимешләрне шыплап тутырганнар. Ә белгечләр аларга кызыкмаска киңәш итә. Үзебездә үстерелгән карбызлар бары тик август башында гына өлгерә башлап сатуга чыга икән. Әйтик, Әстерхан якларында карбыз үстерүче фермерлар июль башында әле карбызның берничек тә табигый шартларда өлгерә алмавын әйтә. Хәзер исә аны махсус ашламалы туфракка күмеп өлгертәләр, дип белдерә алар. Бездә чын карбызны бары тик август башында гына күрергә мөмкин икән. Ә күпләп сатуга чыгару август азагына туры килә. Белгечләр дә, бүген сатылучы карбызларда нитрат күләме куркыныч дәрәҗәдә дип билгели. Аны махсус җайланма белән дә тикшерергә була.
Әлегә рөхсәт юк
ТР Роспотребнадзор белгечләре әлегә республикада агуланучылар теркәлмәвен әйтә. Шул ук вакытта татлы ризыкны сайлап алу кагыйдәләрен онытмаска киңәш итә. Өлгергән карбыз зур һәм җиңел булырга тиеш. Болай булса, ул баллы да була. Карбызга сугып караганда ул тонык тавыш бирергә, көч белән басып карасаң - ярылып китәргә тиеш. Карбызның койрыгы инде кипкән булу кирәк. Тышчасы исә бик тә ачык төсләрдән торырга тиеш. Әгәр дә кызыл төс шәмәхә төсләр белән катыша икән, мондый карбызны ашамагыз.
Өлгергән карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә була.
Карбызның йомшагын стакандагы суга салгач, ул бераз тоныкланып кына китәргә тиеш. Ә инде су кызыл яки ал төскә керсә, бу карбызны, зинһар, ташлагыз. Кавын һәм карбыз кебек җимешләр кайда гына сатылса да, ул киштәләрдә киселмәгән килеш торырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев