Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Covid-19дан соң ике меңнән артык татарстанлы реабилитация узган

Республикада коронавирустан соң 52 дәвалау учреждениесе сәламәтлекләрен торгызырга булышалар.

Татарстанда якынча 2,2 мең пациент яңа Covid-19 коронавирус инфекциясеннән соң реабилитацияне узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече һәм КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резеда Бодрова хәбәр итте.

"1 октябрьгә без Татарстан Республикасының 52 дәвалау профилактик оешмасыннан сводка алдык. Анда 2,2 меңгә якын пациент реабилитация узды: якынча 900 кеше медицина реабилитациясенең профильле бүлекләрендә дәваланды, анда мультидисциплинар команда аларны алып барды, меңнән артык кеше – яшәү урынына якын учреждениеләр базасында", – дип билгеләп үтте спикер.


Бодрова шулай ук Петровскидагы «Нехама» шифаханәсендә дә коронавирус аркасында килеп чыккан пневмония нәтиҗәләрен җиңәргә булышулары хакында сөйләде. Дәүләт гарантияләре планы буенча авыручыларга 100 урын бүлеп бирелгән, 30 кеше санаторийда яңадан торгызылган инде.

Реабилитациянең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча узуы мөһим, дип өстәде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/health/27-10-2020/bolshe-dvuh-tysyach-tatarstantsev-proshli-reabilitatsiyu-posle-covid-19-5781497

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев