Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Covid турындагы сораулар белән Татарстан республикасында кайнар линиягә көнгә 1,2 мең тапкыр мөрәҗәгать итәләр

122 номере буенча шалтыратып, рус һәм татар телләрендә консультация алырга була.

Татарстанлыларның коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча кайнар линиягә шалтырату саны алты тапкыр артты һәм көненә 1,2 мең шалтырату җитә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың финанслар министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

"Әгәр элек модернизацияләүгә кадәр кайнар линиягә көн саен халыктан уртача ике шалтырату килгән булса, хәзер бу сан бер меңнән артып китә. Мәсәлән, бу ял көннәрендә генә дә операторлар татарстанлылардан 1 200 шалтырату эшкәрткән", - дип хәбәр итте Яковлев. 

Ул искәрткәнчә, коронавирус йогышы буенча татарстанлыларны консультацияләү өчен Кайнар линия агымдагы елның мартында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелде. Ноябрьдә ТР Финанслар министрлыгы аны модернизацияләде. Хәзер аңа 122 номер буенча шалтыратырга була.

«Әлеге өч урынлы номерны керткәннән соң, кайнар линиягә мөрәҗәгать итүчеләр саны шактый артты. Алга таба без „03“ һәм „122“ хезмәтләренең шалтыратуларны оператив кабул итү өчен поликлиникалар белән турыдан — туры телефон элемтәсен оештырырга планлаштырабыз», - дип өстәде министр урынбасары.

Рус һәм татар телләрендә консультацияне элекке кебек эш вакытында гына түгел, тәүлек буе алырга була. Моннан тыш, контакт-үзәк операторлары саны артты. Хәзер халыкка 50гә якын кеше, шулай ук Лилиянең телефон роботы консультация бирә. 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/01-12-2020/s-voprosami-o-covid-na-goryachuyu-liniyu-v-tatarstane-obraschayutsya-do-1-2-tys-v-den-5789432

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев