Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Данир Сабиров ялдан кайтуга хастаханәгә киткән?

Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Казанның балалар республик клиника хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган. «Мин - ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», - ди артист үзе. - Шулай туры килде: икесе дә ялгыш...

Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Казанның балалар республик клиника хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган. «Мин - ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», - ди артист үзе.



- Шулай туры килде: икесе дә ялгыш тырнагын өзеп, бармагын авырттырды. Комда уйнап, тырнакларына зыян килгән күрәсең, бармаклары шеште. Казанда хастаханәдә бәйләп куйдылар. Ә гомумән алганда, ялыбыз яхшы узды. Истәлеккә дип үземә гарәп ирләренең киемен сатып алдым. Шул киемнән шаян видео да төшердек. Быел беренче тапкыр әти-әниемне чит илгә алып барырга насыйп булды, Аллага шөкер. Бер атна ял күз ачып йомганчы узып китте. Озаграк торып булмады, чөнки юбилей концертыма әзерләнәсем бар, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Данир Сабиров.


Билгеле булганча, 1 февраль көнне Данир Сабировка - 30 яшь, иҗатына исә 5 ел тула. Бу уңайдан артист Казанда үзенең иҗат кичәсен үткәрергә җыена. «Тамашада пародияләремнең төп геройлары - Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, остазым Венера Ганиева (аңа өйләндем дә бит инде), иҗатташ дусларым ИлСаф (заманында аның концертларын алып барган идем), Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров катнашачак. Филүскә пародия ясаганым юк, әмма аның белән бәйле кызыклы вакыйгаларны сөйләячәкмен. Гомумән, 5 ел дәвамында җыелган иң кызыклы чыгышларны тәкъдим итәргә җыенам. Артистлар белән уртак чыгышлар булачак. Әйтик, Фирдүс белән баттл һәм башкалар. Барлык серләрне дә ачып бетермим», - диде Данир.



Туган көн дигәннән, Сабировлар гомер бәйрәмнәрен ике ай эчендә бәйрәм итә икән. Данир белән Миләүшәнең туган көннәре - февральдә, ә балаларыныкы - гыйнварда! «Миләүшәнең гомер бәйрәме 4 февральдә. Ул миннән 3 яшь тә 3 көнгә кечерәк», - ди Данир. 8 гыйнварда Сабировларның төпчек кызлары Даниягә - 3 яшь, 14 гыйнварда олы кызлары Мәрьямгә 7 яшь тулды. Мәрьям кечкенәдән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Хәтта яңа гына ял итеп кайткан Дубайда узган чарада катнашып та бүләкләр откан.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.

Чыганак: www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев