Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Данис Зарипов: Әлегә сөйләшә алмыйм. Ике елдан шалтыратыгыз...

Хоккейчы 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелүенә карата үз фикерен белдерүдән баш тарткан. (Казан, 25 июль, «Татар-информ»). «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов допинг куллану аркасында 2 елга уеннардан читләштерелүенә карата үз фикерен белдерүдән баш тарткан. Бу хакта хоккейчы белән элемтәгә керегә тырыышкан «Федеральное агентство новостей» хәбәрчесе җиткерә. «Әлегә...

Хоккейчы 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелүенә карата үз фикерен белдерүдән баш тарткан.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов допинг куллану аркасында 2 елга уеннардан читләштерелүенә карата үз фикерен белдерүдән баш тарткан. Бу хакта хоккейчы белән элемтәгә керегә тырыышкан «Федеральное агентство новостей» хәбәрчесе җиткерә.

«Әлегә бу хакта берни әйтә алмыйм. Мәгълүматның кайдан пәйда булуын да белмим. Фикеремне дә җиткермим», - дигән Зарипов.
Шул ук вакытта әлеге басма язуынча, Халыкара хоккей федерациясе Континенталь хоккей лигасын һәм хоккейчының үзен дә допинг-пробада тыелган матдәләр табылуы турында кисәткән булган.
«Первый областной» порталы да Данисч Зарипов белән элемтәгә керергә тырышып караган. «Әлегә сөйләшә алмыйм. Ике елдан соң шалтыратыгыз», - дигән портал хәбәрчесенә хоккейчы.
Исегезгә төшерәбез, узган сезонда Магнитогорскиның «Металлург» клубы өчен чыгыш ясаган 36 яшьлек хоккейчының допинг аркасында 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелелүе билгеле булды. «Ак Барс» һәм «Металлург» клублары берлектә Зариповны читләштерү уңаеннан апелляция әзерләвен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев