Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты 6 айга кадәр кыскартылды

Хоккейчы иртәгә - 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга хокуклы.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Россия хоккечысы Данис Зариповның дисквалификация вакыты алты айга кадәр кыскартылды, ул 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга мөмкин. Бу хакта Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, 25 июльдә Континенталь хоккей лигасы, узган сезонда Магнитогорскиның "Металлург" командасы өчен уйнаган хоккейчы, дүрт тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зариповның IIHF дисциплинар комитеты татарфыннан допинг аркасында 2019 елның 22 маена кадәр уеннардан читләштерелүен җиткергән иде.

Россия җыелмасы составында өч тапкыр дөнья чемпионы булган уенчы августта Спорт арбитраж судына (CAS) шикаять тапшырды.

"Зарипов аңлы рәвештә допинг кулланмаган, аның организмына кергән тыелган матдә чыганагы - азык-төлек", - дип китерә IIHF хәбәрен "Р-Спорт".

Шулай итеп, Данис Зарипов 23 ноябрьдән уенга чыгарга мөмкин. Ләкин, әлегә аның бер клуб белән дә килешүе генә юк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/22/152810/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев