Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дарулар бәясе очсызлана

Ел башыннан Россиядә үзебездә җитештерелгән иң кирәкле даруларга бәяләр кимегән, дип яза «Известия». Күпкә түгел - 4,7 процентка гына. Шулай да дарулар очсызлану үзен сиздерә. Әйтик, Россиядә эшләнгән мөһим дарулар исемлегендә булган бер кап дару өчен элек 71 сум түләргә туры килсә, хәзер ул 68 сум тора, ди. Ә менә...

Ел башыннан Россиядә үзебездә җитештерелгән иң кирәкле даруларга бәяләр кимегән, дип яза «Известия». Күпкә түгел - 4,7 процентка гына. Шулай да дарулар очсызлану үзен сиздерә.

Әйтик, Россиядә эшләнгән мөһим дарулар исемлегендә булган бер кап дару өчен элек 71 сум түләргә туры килсә, хәзер ул 68 сум тора, ди. Ә менә чит ил даруларының хак­лары, киресенчә, аз булса да, күтәрелгән икән. Билгеле булганча, кешегә көн дә кичекмәстән кирәк дип саналган иң мөһим дарулар исемлеге дәүләт тарафыннан төзелә. Аңа 600ләп дару кергән. Бу даруларга бәя барлык даруханәләрдә дә бертөрле булырга тиеш. Россия Президенты кушуы буенча, даруларның бәяләренә ай саен мониторинг үткәрелә.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев