Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутат табиб фастфуд ризыкка салым салып, симерү авыруларын дәваларга тәкъдим итте

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган Борис Менделевич сүзләренчә, Россия гражданнарының 55 проценты симерүдән интегә.

Россиядә фастфудтан, яки тиз әзерләнә торган ризык сатучылардан кергән салым акчаларын симерү авыруларын кисәтүгә һәм дәвалауга тотарга тәкъдим ителде. Бу хакта инициатива авторы — РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Борис Менделевичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Борис Менделевич белеме буенча табиб. Аның сүзләренчә, бүген Россиядә кешеләрнең якынча 55 проценты симерү белән бәйле уңайсызлыклар кичерә. Шунлыктан әлеге проблема белән көрәшү өчен махсус закон кабул итү зарурлыгы туа.

«Минемчә, әлеге документ продуктларның калориясен чикләү, фастфудка салым билгеләү һәм җәмгыятьтә ярлылыкны киметү кебек мәсьәләләрне чишәргә тиеш. Шулай гына кешеләрнең сәламәтлеген саклап була», — дигән фикерләре белән уртаклашты депутат табиб. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-11-2020/deputat-tabib-fastfud-rizykka-salym-salyp-simer-avyrularyn-d-valarga-t-k-dim-itte-5783791

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев