Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутат Әтнә хатын-кызларына бүләк ясады

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров Әтнә дәүләт драма театры бинасында районыбыз хатын-кызларын бәйрәм белән котлап, күңелле ял бүләк итте. Чын-чынлап ял һәм затлы бүләк булды ул.

Казан бию ансамбленең һәр чыгышын алкышлап, куллар кызыша башлады. Николай Богданов җитәкләгән "Идел" ир-егетләре ансамбленең дәртле җырларын рәхәтләнеп тыңладык, легендар артист Равил Харисовның зал буйлап җырлап йөрүенә сокландык. Якташыбыз, Иске Ашыт егете Фердинант Фәтхинең җырларына кушылып җырладык...
Килә-килешкә урындыкларыбызда пакет, аның эчендә өч татар китабы көтеп тора иде. Бу гына да түгел, Ринат Закировның чыгышыннан соң, аның исеменнән залда утырган хатын-кызларыбызга, һәрберсенә чәчәк букетлары тараттылар- бу искиткеч сокланырлык манзара булды. Тамаша залында алма төшәр урын да юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев