Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ДИҢГЕЗ ЯГЫНДА ИЛ САГЫНДА

Россия хәрби-диңгез флоты һөнәри бәйрәме уңаеннан. Июль ае җәйнең иң "кайнар" чагы. Авылда шаулап кыр эшләре бара, халык амбарда эш гөрләтә, бакчада, кырда, урманда-бар җирдә табигатьнең байлыклары кышка тупланыла. Ә Рәсәйнең шәһәр-порты- Кронштад- зур масштаблы хәрби-диңгез парадына әзерләнә. Сүз 1980 елдан бирле июль аеның соңгы якшәмбесендә уза торган Россия хәрби-диңгез...

Россия хәрби-диңгез флоты һөнәри бәйрәме уңаеннан.

Июль ае җәйнең иң "кайнар" чагы. Авылда шаулап кыр эшләре бара, халык амбарда эш гөрләтә, бакчада, кырда, урманда-бар җирдә табигатьнең байлыклары кышка тупланыла. Ә Рәсәйнең шәһәр-порты- Кронштад- зур масштаблы хәрби-диңгез парадына әзерләнә.

Сүз 1980 елдан бирле июль аеның соңгы якшәмбесендә уза торган Россия хәрби-диңгез флоты һөнәри бәйрәме турында. Бу бәйрәмне Россиянең барлык диңгезләре чигендә сакта торучылар, тормыш һәм хезмәт елларын корабльләрнең, ВМФ частьләренең хәрби әзерлеген тәэмин итеп торучылар, аларның гаиләләре, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннары быел 30 нчы июльдә билгеләп үтәчәк.

Безнең көннәрдә хәрби-диңгез флотының әһәмияте кимеми, ә бәлкем, киресенчә, артадыр. Россиянең су киңлекләрендә хезмәт итүчеләр арасында Әтнә районыннан да ир-егетләр күп булды. Бәйрәм алдыннан аларның икесе белән күрешеп әңгәмә уздырдык.

Берсесе - Хайруллин Динар Наил улы - 2002-2004 елларны Кара диңгез флотының Севастопольдәге базасында 2 ел дәверендә өлкән старшина дәрәҗәсендә хезмәт итеп кайткан:

- Мин хезмәт итеп бетергәннән соң 1 ел үткәч бер елга калды хәрби хезмәт срогы.

- Кара диңгез флотына очраклы рәвештә эләктегез, димәк?

- Әтнәдән киткәндә минем команда ВДВда иде.Военкоматка баргач бар да үзгәрде,-дип җавап бирде һәм - язмышка шулай язылгандыр инде,- дип елмайды.

- Ямал-Ненец автономияле округына подшеф "Ямал" исемле зур десант кораблендә 4нче хәрби өлештә связист булып хезмәт иттем. Ул корабль бронетехниканы, шул исәптән танкларны ташырга сәләтле. Хезмәт иткән вакыт дәверендә Египетка, Грециягә, Сириягә, Грузиягә дусларча визит белән барырга туры килде. Мәсәлән, Египетка ракеталы крейсер "Москва" ны каршы алырга бардык. Шунысы кызык - мин шул корабльдә хезмәт итәргә тиеш идем. Иң истәлекле хатирәләрнең берсе - диңгез күрү булды. Ул киң, чиксез. Аны күргәч беренчесендә югалып каласын.

- Хезмәт иткән елларыгыз нинди кичерешләр калдырды сездә?

- Башта бөтенләй дә ошамый, беренче елы бик авыр була. Беренче елны берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, берәү үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә инде. Бөтен җирдә дә шулай ул,- дип көлеп куйды.

- Аннары ошадымы?

- Ошады. Тагы барыр идем. Контракт белән калырга да уйлаган идем, гаиләм риза булмады.

- Призывникларга нинди теләкләр теләр идегез?

- Барсыннар, хәзер бер ел тиз уза. Хәрби хезмәт тормышка мөнәсәбәтне үзгәртә. Аннан кайткач алдагы гомерне ничек кору соравы башта булды үземнең. Менә без ике елның беренчесендә корабльне өйрәндек, икенче елны корабльдә идек. Элек телефоннар да юк иде. Шәһәргә увольнениега чыккач таксофоннан шалтыраттык, яки берәр старшинаның телефонын алып торып гаилә белән элемтәгә чыгып була иде. Сотовыйлар чыккан иде ул заманда, берәр ел хезмәттән соң үземдә дә булдырдым.

- Белгәнегезчә июль ахырында ВМФ көнен бәйрәм итеп узалар. Әтнәдә бәйрәм итәргә барганыгыз бармы?

- Эләккәнем юк шул. Йә эштә, йә башка сәбәп килеп чыга. Туры килсә барам. Барлык Россия хәрби-диңгез флотында хезмәт итәргә барган егетләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм. Дөньялар тыныч, имин булсын. Кабаттан безне хезмәткә чакыртырга җитди сәбәпләр чыга күрмәсен, без анда кирәк булмыйк,- дип котлаулар белән тәмамладык Динар белән әңгәмәне.

Икенче әңгәмәдәшебез Галимов Марат Рәфкать улы булды.

Бүгенге көндә Янгын сүндерү бүлегендә эшләүче егетебез Кара диңгез флотының Новороссийск шәһәрендә урнашкан ярдәмче базасында 2000-2002 елларны МПК (малый противолодочный корабль)"Касимов" та хезмәт итте. Диңгез чиген, яр буе акваториясен саклаучы корабль әлеге көндә дә флот сафларында йөзә. Бу корабльгә 2001 елның октяберендә Кара диңгез өстендә булган Ту-154 һәлакәтеннән соң эзләнү эшләре алып барырга туры килгән. Зур күләмле янгын чыгу очрагында да булырга язган аңа:

- Ә инде өйгә кайтырга бер-ике ай гына вакыт калганда, безнең корабль ремонтта торганда чит ил сухогрузы яна башлады. Ук чакта без, 5 егет, янгыннан коткару отрядында тора идек. Конвенция кануннары буенча кем якын, шул һәлакәт күрүче корабльга ярдәм күрсәтергә тиеш. Приказ белән алып киттеләр янгынга.

Бу янгын корбаннарсыз сүндерелгән. Эчтәлеге массакүләм мәгълүмат чараларына чыгарылмаган.

- Кабаттан хезмәт итәргә тәкъдим итсәләр, барыр идегезме?

- Шул елларны бергә булган хезмәттәшләрем белән хезмәт итәргә әзер. Элемтәләр югалмаган, ә бер хезмәттәшем белән "Яшь сугышчы курслары"нда очрашып бергә белем алдык.

Марат үзе хәрби хезмәттән Әтнәгә кайткач, Россия хәрби-диңгез флоты көненә багышлаган бәйрәмгә ир-егетләрне шалтыратып җыючы булган:

- Ул чакны иң куп кеше җыелган иде. Егермеләп ир-егет булгандыр. Күңгәрләр әле дә үткәрә ул бәйрәмне.

Маратның искә алуы буенча ул елларда Әтнә районыннан 91 кеше Россия хәрби-диңгез флотында булып кайткан. Хәзер инде тагы да арткандыр алар саны.

- Иң якты беренче хәтирәгез бармы хезмәт иткән еллардан?

- Севастопольнең матурлыгы. Ноябрьнең 26 сында килеп төштек анда. Кар юк иде, 5-6 градус җылы иде, агачлар кышка әзерләнә иде. Әле дә истә: Яңа елны каршылаган төндә 25 см кар яткан иде, иртәнге җидедә инде кар эреп беткән. Ай ярым шунда хезмәт иткәч Новороссийскка күчерделәр безне.

Динарга биргән сорауларны Маратка да бирдек:

- Истә калган якты хатирәләреезнең берсесе нинди?

- Без бер ел хезмәт иткәннән соң гына ачык диңгезнең чын матурлыгын күрдек. Төнге диңгез бик матур. Ай юллары аша күк белән диңгез бергә кушылган шикелле. Палубага төнлә чыгарга ярамый, без җаен таба идек, - дип серле генә көлеп куйды Марат.

Хезмәт итәргә авыр булдымы дигән сорауга Марат:

- Төрлечә булды, - дип җавап кайтарды.

- Нәрсәсенә карап төрләнә соң ул? - дип сорауны сыртка салгач:

- Хәрби хезмәтнең авырлыгы командирдан тора. Билгеле, һәр оешманың уңышы җитәкчедән тора,- дип җавап кайтарды.

Маратның үзенә хезмәт иткән арада ике командир кулы астында эшләргә туры килгән.

- Хәрби хезмәт сезне үзгәрттеме?

- Киткәндә 20 яшь иде. 22 яшьтә кайттым. Үзгәреш ата-анага карата мөнәсәбәтләргә кагылды. Алар юк анда. Сагынасын. Яшьләргә мин хәрби хезмәткә курыкмыйча барып кайтырга киңәш итәм. Ир-атка дәүләт куйган ул бурычны. Элек бит 25 ел хезмәт иткәннәр. Күпме яшь гомер шунда узган. 2 ел гомерне кызганасын анысы, тик хәзер ул бер генә ел. Лаеш суын эчеп карасыннар.

Ә инде әңгәмәдәшебез, 30 июльне бәйрәм көн итеп үткәрүчеләргә, "семь футов под килем" теләде.

Россия хәрби-диңгез флотында булып кайткан ир-егетләребезгә бу язма, хезмәт иткән елларын күз алдыннан йөртеп, хатирәләрен яңартырга бер сәбәп булыр.

Үз котлауларыбызны шулай ук суднолар төзелешендә һәм аларны төзекләндерү предприятиеларында хезмәт иткән эшчеләргә һәм хәрби-сәнәгать комплексының фәнни оешма вәкилләренә җиткерәсе килә.

"Бердәм Россия"нең Яшь Гвардиясе Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Әтнә җирле бүлеге активистлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев