Әтнә таңы

Дин һәм тәрбия

Ислам дине безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән нигъмәтләрнең иң зуры. Ислам сүзе Аллаһы Тәгаләгә итәгать итүне һәм буйсынуны аңлата. Коръәннең кайсы гына аятен алып укыма, андагы гыйлем һәм тәрбия куәтенә исең китәрлек! Мәсәлән: "Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнмә, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп, мактанып вә шатланып йөрмә, тәхкыйх, Аллаһ үзенә...

Яшерен-батырын түгел, без барыбыз да: "Балалар - безнең якты киләчәк", - дип әйтергә яратабыз. Бу Аллаһ билгеләгән чикләрне үтеп чыкмаганда гына мөмкин хәл. Коръәндә: "Янә белегез, малларыгыз вә балаларыгыз сезгә фетнәдер", - дип язылган аять бар. (Әнфәл, 28). Шунда ук мондый эшнең хәрам мал тупланып, аның шәригать кушканча кулланылмавы һәм балаларга дини тәрбия бирелмәгәндә генә булу мөмкинчелеге күрсәтелә.

Реклама

Безнең бу дөньядагы тормышыбыз балаларыбыз алдында уза. Безнең эш-гамәлләребезне һәм бер-беребезгә мөнәсәбәтебезне балалар күзәтеп баралар һәм үзләренчә нәтиҗә дә чыгарып куялар. Ярый ла безнең эш-гамәлләребез һәм үзара мөнәсәбәтләр Коръән кушканча булса! Ә киресенчә булса һәм балада дини тәрбия һәм гыйлем булмаса нәрсә көтәргә? "Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" та димәгел, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел!" (Бәни Исраил, 23). Югарыда язылганнар синең тормышыңда нәкъ шулай чагыла икән, димәк, син бу дөньяда бәхетле ата-ана һәм син балаларыңны дөрес тәрбия кылгансың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: