Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Динара Смаганы беләсезме?

Казаннан Әтнә районының Ко­мыр­гуҗа мәктәбенә барып укыткан Динара Смагадан укучылары көн саен хәл белешә. Динара әйтүенчә, юлларда бернинди проблема да юк икән. Көн саен 60ар чакрым кайтып-китәргә бер­­нинди кыенлык тудырмый, ди. Хез­мәт хакының алты мең сумы юл чыгымнарына китә. "Буран дип машинада чыгарга курык­саң, өеңдә генә уты­руың хәерлерәк. Мин салкынны...

Казаннан Әтнә районының Ко­мыр­гуҗа мәктәбенә барып укыткан Динара Смагадан укучылары көн саен хәл белешә.

Динара әйтүенчә, юлларда бернинди проблема да юк икән. Көн саен 60ар чакрым кайтып-китәргә бер­­нинди кыенлык тудырмый, ди. Хез­мәт хакының алты мең сумы юл чыгымнарына китә. "Буран дип машинада чыгарга курык­саң, өеңдә генә уты­руың хәерлерәк. Мин салкынны бик яратам. Кыш шундый булырга тиеш тә инде ул. Өйгә кичке биштә кайтып җитәм. Атнага бер методик көн алам", - дип сөйли 32 яшьлек педагог. Дөрес, ул әле узган елның декабрь аенда гына эшкә урнашкан. Комыргуҗа мәк­тә­бендәге инглиз теле укытучысы дек­рет ялына чыккач, Әтнә районында яшәүче туганнары Динарага авылда эш тәкъдим иткән. Чая кыз күп уйлап тормаган: мәк­тәпкә барып, укытучылар, укучылар белән танышып кайткан. Барысы да ошаган! "Миңа чит илләрдә күп йө­рергә туры килде. Анда еракка барып эшләү - гадәти күренеш. Шуңа күрә авылга барып укытуда шаккатарлык нәрсә күрмим. Ә менә укучыларыма шә­һәр­дән килеп укытуым гаҗәп тоела. Алар минем тормышым белән кызыксынып тора. Бөтен нәрсә акча белән үлчәнми бит. Минем өчен теләсә кайда үземне уңай хис итү күпкә мөһимрәк. Ирем Станислав та каршы түгел. Киресенчә, хатын-кыз өчен укытучыдан да яхшырак һөнәр була алмый, дип күңелемне күтәрергә тырыша. Улыбыз Аронга - 2 яшь ярым. Төрле җирдә яшәргә була. Әмма әлегә гаилә белән авылга күченеп килү турында уйлаганыбыз юк", - ди укытучы.


Кызык, педагогик вузларны тәмамлаган яшьләр­нең күбрәк шәһәрдә каласы килә. Ә Динара Смаганың исә күңеле авыл мәктәбенә тартылган. Америкада алты ел яшәп кайткан кыз шәһәр­дә күпкә акчалырак эш тә таба алган булыр иде. Казандагы татар гимназиясен­дә һө­нәри осталык буенча түгәрәк алып барган ул. Татар теле буенча курслар тәмамлаган. Әмма туган телемдә әлегә ир­кен­ләп сөй­ләшә алмыйм, ди. Шуңа күрә авыл мәктәбе аңа татарчасын камилләш­терү өчен үзе бер тәҗрибә булачак. "Шәһәр мәктәбендә эш­ләргә теләмим. Анда бер сыйныфта 23 бала булганда, төркемгә бүлеп булмый. Минем өчен авыл мәктә­бен­дә эшләү күпкә кызык­лырак. Балаларда уку те­ләге дә көч­лерәк.

Сыйныфларда бала саны аз булганда, инглиз­чәгә яхшырак өй­рәтеп булачак. Авылда сыйныфта, иң күп дигәндә -12, ә иң азы - 4 укучы. Кайчак бер укучыдан 5-10ар тапкыр сорыйм", - ди ул.

Комыргуҗа мәктәбенә 7 авылдан килеп укыйлар. Барлыгы 76 бала белем ала. Динара - мәктәптә бердән­бер инглиз теле укытучысы. 1 нче сыйныфларда түгәрәк алып барса, башлангычта атнага - 2, башкаларында 3 сә­гать дәрес укыта. "Һәр сый­ныфның үсе­шен күзә­тәм. Әйтик, баш­лангыч сыйныф уку­чыларының күбрәк яңа сүз өйрәнәсе килсә, уртанчылар - тыңларга, ә югары сыйныф укучылары күбрәк сөй­ләргә ярата, - ди, күп­медер нәтиҗә ясап. - Балада уку теләге юк дигән сүз белән бөтенләй килешмим мин. Ул һәр балада бар, әм­ма күрен­мәскә генә мөм­кин. Бары педагогның дө­рес юнәлеш бирүе кирәк. Шул чакта балалар синең агымда йөзә башлаячак".

Балаларга дәрестә генә түгел, инглиз теле белән һәрвакыт дус булырга туры килмәгәе әле. 8 Март бәй­рәменә инглиз телендә спек­такль куярга җыена­лар. Яңа ел бәйрәмендә бергәләп газета чыгарганнар. Изге Вәли көнендә тартма куеп, теләкләрен язып салачак­лар. Чыгарылыш укучыларына да кызыклы бүләк әзер­ләмәкчеләр.

Динара үзен бик таләп­чән укытучы дип саный. "Дик­тантны иртәгә ки­те­рәм, фәлән биремне дәрес­тән соң тапшырам, дигәнне җенем сөйми. Калган эшкә кар ява. Бөтенесен дә вакытында эшләүләрен таләп итәм. "2ле"ләрсез дә булмый", - ди.

- Авыл баласы гомер-гомергә "апа" дип әйтергә гадәтләнгән. Сезгә ничек дәшәләр?

- Көллият, вузларда укы­тучыга әтисе исемен кушып дәшәләр. Алдан өй­рән­­сәләр, яхшы бит. Тик "апа" дип әйт­сәләр, берәүне дә ачуланмыйм. Шулай ук ...

Тулысы белән укыгыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=234

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев