Әтнә таңы

Диспансеризация

уены-чыны бергә Иртәгә диспансеризация үтәргә район хастаханәсенә барасың, дип килеп әйттеләр. Андый замана сүзен беренче ишетүем, шуңа аңышмый тордым. "Бабай, иртәгә район бүлнисенә духтырларга күренергә барасың,"- дип татарча әйтсәләр, аңлаган булыр идем. Шулай да күңел канатланып китте, менә бит, безнең кебек картларны ничек кайгырталар, без дә дөньяга кирәк ахрысы, дип,...

уены-чыны бергә

Иртәгә диспансеризация үтәргә район хастаханәсенә барасың, дип килеп әйттеләр. Андый замана сүзен беренче ишетүем, шуңа аңышмый тордым. "Бабай, иртәгә район бүлнисенә духтырларга күренергә барасың,"- дип татарча әйтсәләр, аңлаган булыр идем. Шулай да күңел канатланып китте, менә бит, безнең кебек картларны ничек кайгырталар, без дә дөньяга кирәк ахрысы, дип, куана-куана, иртүк олы юлга чыгып бастым.

Хәзер халык бай, авылда да һәркемнең капка төбендә 2-3 машина тора, дигән сылтау белән маршрут автобусларын да туктатканнар икән. Берәр сәгать басып торып, карт аякларым хәлсезләнә башлагач, бер мәрхәмәтле бәндә машинасына утыртып алып китте тагын.

Бүлнис ишегенннән кереп, "регистрация" дигән җирдә азрак чират торгач, анда утырган кызлар кулыма бер кочак кәгазь тоттырдылар. Шуларны тотып кабинетлар буенча сәяхәткә чыгып киттем. Бүлнис умарта оясы кебек гөжләп тора, әйтерсең районда бер таза бәндә дә калмаган. Духтырлар утырган кабинетлар янындагы чиратлар Горбачевның аракы чиратларын хәтерләтә. Ә халыкның күпчелеген военкомат кушуы буенча комиссия торучы яшьләр тәшкил итә. Бу егетләр инкубатор чебешләре кебек бер төрлерәк: озынча, чандыр, аз гына бөкрәйгән гәүдә. Күбесе ябык, нәзек ботлары күренеп торсын диптерме, тар балаклы чалбардан, муенда чылбыр, тәккәбер караш, кайберләрендә урыс шагыйре Пушкинныкы кебек бакенбард, ияк очында тар гына кыска сакалчык. Егетләр идән астында кышлаган яран гөлен хәтерләтәләр, алар хәзерге заманның "кәмпитүрләшү" шаукымы җимеше һәм алар безнең иминлекне саклаячаклар. Шуңа күрә аларның дәрәҗәсе зур, кабинетларга да безнең кебек бабайларны читкә этәреп, чиратсыз гына кереп китәләр. Кәеф төшеп китте. Кайчандыр 3 ел буе Ватанны саклаган 75 яшьлек картның, хәзер бер генә елга барачак малай-шалайдан дәрәҗәсе түбәнрәк микәнни!? Бу асыл егетләр өчен аерым көн дә билгеләп булыр иде, югыйсә.

Ишек төбендәге чиратларда торып какшаган нервылар мондый тамашаны күреп тагын да бозылдылар. "Ходаем, булнис юлларында болай йорүне бүтән күрсәтмә! "- дип күнелемнәна ялвардым. Көне буе йөреп ачыккан ашказанын: "Түз, җаныем, түз! Өйдә әбинең җылы ашы көтеп тора", - дип тынычландыра-тынычландыра, мәрхәмәтле шофёр тагын очрамасмы, дип, кайтыр юлга чыгып бастым.

Шунда бер мәзәк искә төште. "Хастаханәгә тазару өмете белән килгән бабайның өенә кайту көне җитә. Ул бер түбәтәй дару күтәреп духтыры гозурына килә:

- Улым, минем инде ашавым да кысылды, бу даруларны ашап бетерә алмадым, кая куйыйм икән?

- Өеңә алып кайт та, җиргә күм син аларны, бабай!

- Улым, аларны ашап бетергән булсам, тазара идемме?

- Юк, бабай, үлгән булыр идең...

Ә диспансеризация кирәк. Без үзебезнең организмыбызда нәрсә барын каян белик? Урыс әйтмешли: " С чем черт не шутит..."

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: