Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дистәләгән кеше Мәскәүдән хаҗга оча алмый

Өстәмә квота бирелү сәбәпле Согуд Гарәбстаны илчелегендә виза бирү буенча аңлашылмаучанлык туган. (Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген Мәккә шәһәренә хаҗ кылу өчен очарга тиеш булган дистәләгән кеше Мәскәүнең Домодедово аэропортында тоткарланып калган. Бу хакта " РИА Новости"га Россия мөселманнарының рухи җыен башлыгы мөфти Әлбир Крганов хәбәр итә. "Башта хаҗилар бер...

Өстәмә квота бирелү сәбәпле Согуд Гарәбстаны илчелегендә виза бирү буенча аңлашылмаучанлык туган.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген Мәккә шәһәренә хаҗ кылу өчен очарга тиеш булган дистәләгән кеше Мәскәүнең Домодедово аэропортында тоткарланып калган. Бу хакта " РИА Новости"га Россия мөселманнарының рухи җыен башлыгы мөфти Әлбир Крганов хәбәр итә.

"Башта хаҗилар бер санда дип планнаштырылган иде (20,5 мең кеше). Соңыннан өстәмә рәвештә тагын өч мең хаҗилык квота бирделәр. Шуңа бәйле рәвештә, безгә аңлатканча, Согуд Гарәбстаны илчелегендә виза бирү буенча аңлашылмаучанлык туган. Шуңа күрә кайбер хаҗиларга бер көн яки көн ярым көтәргә туры киләчәк", - дип сөйләде Крганов.

Мөселман дини оешмалары килеп туган проблемага битараф калмаган. Хаҗилар янына волонтерлар килеп, туклану мәсьәләсен һәм башка сорауларны хәл иткән. Бу хәл контроль астында, - дип ышандырды мөфти.

"Мөселманнарның күпчелеге бүген төнлә очты. Хәзер бер өлеше, ягъни якынча 50 кеше, документлар көтә", - дип хәбәр итте мөфти.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/24/147022/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев