Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәлилләр расланмады

Район прокуратурасына аноним рәвештә бер затның законсыз түләүле медицина хезмәте күрсәтүе турындагы шикаять керде. Тикшерү барышында әлеге затның тиешле сертификатының элек булуы, тик аның срогы чыкканлыгы ачыкланды. Бүгенге көндә ул затның даими эш урыны барлыгы ачыкланды. Тик авылдашлары, күршеләре, дуслары соравы нигезендә түләүле рәвештә медицина хезмәте күрсәтү (массаж ясау) буенча...


Район прокуратурасына аноним рәвештә бер затның законсыз түләүле медицина хезмәте күрсәтүе турындагы шикаять керде.

Тикшерү барышында әлеге затның тиешле сертификатының элек булуы, тик аның срогы чыкканлыгы ачыкланды. Бүгенге көндә ул затның даими эш урыны барлыгы ачыкланды. Тик авылдашлары, күршеләре, дуслары соравы нигезендә түләүле рәвештә медицина хезмәте күрсәтү (массаж ясау) буенча дәлилләр табылмады.
Шуны да искәртәсе килә. Медицина хезмәте күрсәтү өчен квалификациясе, сертификаты, тиешле документлары булуы зарур, чөнки сүз кешенең сәламәтлеге, гомере турында бара. Тиешле документлар булмаган очракта закон нигезендә хәтта җинаять җаваплылыгына да тартылу каралган. Әгәр дә шундый очраклар турында хәбәрдар булсагыз, район прокуратурасына мөрәҗәгать итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев