Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасына яңа уку елы башлану вакытын күчерү хакында закон проекты кертелде

Муниципаль берәмлекләргә уку елы башлану вакытын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим ителә. (Казан, 29 август, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына муниципаль берәмлекләргә уку елы башлану вакытын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә рөхсәт итү турындагы закон проектын керттеләр. Аны ЛДПР фракциясе депутатлары Михаил Дегтярев, Борис Чернышов һәм Вадим Деньгин...

Муниципаль берәмлекләргә уку елы башлану вакытын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим ителә.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына муниципаль берәмлекләргә уку елы башлану вакытын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә рөхсәт итү турындагы закон проектын керттеләр. Аны ЛДПР фракциясе депутатлары Михаил Дегтярев, Борис Чернышов һәм Вадим Деньгин әзерләгән, дип белдерә РИА «Новости».

1 сентябрь датасын уку елы башлануның гомуми датасы буларак сакларга, әмма муниципалитетларга "объектив шартларга бәйле рәвештә" бу датаны күчерергә рөхсәт итәргә тәкъдим ителә, дип билгеләп үтелә закон проектына аңлатмада.

Парламентарийлар фикеренчә, Россиянең киң географиясе, климатик, милли, социаль һәм башка үзенчәлекләр уку елы башлану датасын билгеләүгә ирекле карауны таләп итә. Бу муниципалитетларның төгәл үзенчәлекләрен исәпкә алырга, шулай ук "җылы вакытны балалар ялы өчен нәтиҗәле куллану" мөмкинлеге бирә, дип ышана алар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/29/147301/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев