Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт порталыннан файдаланучыларга 30 процент ташлама ясала

Халык арасында электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану көннән-көн популярлаша бара. Уңайлы, тиз булганга күпләр бу юлны сайлый. Өстәвенә, арзанрак та. Электрон портал аша дәүләт пошлиналарын түләгәндә ташламалар тәкъдим ителә. "Татар-информ" да узган матбугат конференциясендә ЮХИДИ, хокук саклау өлкәсенә караган кайсыбер төр хезмәтләрдән файдаланганда 30 процент ташлама алырга мөмкин булуы турында сөйләштеләр....

Халык арасында электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану көннән-көн популярлаша бара. Уңайлы, тиз булганга күпләр бу юлны сайлый. Өстәвенә, арзанрак та. Электрон портал аша дәүләт пошлиналарын түләгәндә ташламалар тәкъдим ителә. "Татар-информ" да узган матбугат конференциясендә ЮХИДИ, хокук саклау өлкәсенә караган кайсыбер төр хезмәтләрдән файдаланганда 30 процент ташлама алырга мөмкин булуы турында сөйләштеләр.

Бүген Россия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе аша электрон дәүләт порталындагы 15 хезмәттән файдаланырга була. Аеруча, хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә алу, архив документларын сорату киң таралган.

- Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 95 процентына хөкем ителү-ителмәүгә кагылышлы белешмә кирәк. Быелның җиде аенда гына да дәүләт порталы аша шундый 70 мең гариза кабул ителде,- ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати үзәк җитәкчесе урынбасары Дмитрий Гаделшин.

Шулай ук дәүләт порталы аша яңа алган транспортны теркәү, машина йөртү таныклыгы алу, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләү дә җайлы.

- Бердәм дәүләт порталында теркәлү барлык дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бирә. Бу өлкә гел камилләшә, кулланучы өчен гадиләштерелә бара. Әйтик, элек хезмәттән файдаланганда, документларны интернет аша тапшырганнан соң, күп функцияле үзәккә, йә почта бүлегенә килеп шәхесеңне расларга кирәк иде, ә хәзер шәхесеңне телсә-кайсы ЮХИДИ бүлегенә барып та расларга була. Бары үзең белән паспорт һәм СНИЛС (шәхси иминият счетының лицевой номеры) алып килү мәҗбүри. Сүз уңаеннан, Казанның ТЭЦ урамында дәүләт хезмәтләре күрсәтә торган биш өстәмә ЮХИДИ бүлекчәсе ачылды. Алар барысы да төшке ялсыз эшлиләр, - дип аңлатты ЮХИДИның имтихан бирү бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илнар Кәрамов.

Дәүләт хезмәтләреннән файдалануның тагын бер өстенлеге - машина йөртү таныклыгын алыштырганда, транспорт чарасына номер рәсмиләштергәндә, машина йөртү таныклыгы алганда 30 процент ташлама бирелү. Әйтик, машина йөртү таныклыгын алмаштырганда 2000 сум дәүләт пошлинасы түләргә туры килсә, дәүләт порталы аша аны ташлама белән 1400 сум итеп түләргә дә була. Элек машина йөртү таныклыгын бары аерым ЮХИДИ бүлегеннән генә алу мөмкин булса, хәзер моны күп функцияле үзәкләр аша да эшләргә була, ди. Дөрес, бу очракта таныклык алу процессы 5-7 көнгә сузылачак.


Ел башыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе аша 430 меңнән артык дәүләт хезмәтеннән файдаланганнар. Аларның 129382се ЮХИДИ, 293909ы эчке эшләр бүлеге, 11000 е мәгълүмат үзәге юнәлеше буенча башкарылган.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com


Эльвира Мозаффар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев