Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөнья акчага терәлә - Гадел яшик

Коррупция турында уйлану Хәзер дөнья , ни дисәң дә, Шул акчага терәлә….. Закон хәзер зур кесәгә, Акча тулган түрәдә… Кая гына башын тыкма, Акча кирәк барсына… Бер җирдә дә ышаныч юк, Бу адәм баласына. Газиз анасын да сата, Кайберәүләр акчага. Күз йомалар җинаяткә, Дөньяларны басса да. Томаланды адәмнәрнең, Шул акчага...

Коррупция турында уйлану

Хәзер дөнья , ни дисәң дә,

Шул акчага терәлә…..

Закон хәзер зур кесәгә,

Акча тулган түрәдә…

Кая гына башын тыкма,

Акча кирәк барсына…

Бер җирдә дә ышаныч юк,

Бу адәм баласына.

Газиз анасын да сата,

Кайберәүләр акчага.

Күз йомалар җинаяткә,

Дөньяларны басса да.

Томаланды адәмнәрнең,

Шул акчага күзләре.

Бу начар икәнен алар,

Аңлый микән үзләре.

Юкка чыгып бара хәзер,

Кайбер гореф - гадәтләр,

Кешелеклелек хисләрен,

Онытып бара йөрәкләр.

Акчада мени соң байлык,

Кешелеклелек кирәк.

Тик моны аңлый белгәннәр,

Бүгенге көндә сирәк.

Без бит матур киләчәкнең,

Кызлары һәм уллары.

Яшәп булмыймы башкача?

Булмый акча коллары…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев