Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөнья белән бәйли "Әтнә таңы"

"Әтнә таңы"на Яңа Җөлби авылы халкының рәхмәтен җиткерәсем килә. Ничә еллар юлсыз интегәбез, балалар җәфа чигә, бәләкәйләре үсеп килә, басу ерып йөрү бер дә җиңел түгел. Шул хакта язган идем, сез җиренә җиткереп язып, газетага бастыгыз. Күп тә узмады, "2016 елда юллы булачаксыз", дип җитәкчеләрнең җавабын да бирдегез. Юллы булган...

"Әтнә таңы"на Яңа Җөлби авылы халкының рәхмәтен җиткерәсем килә. Ничә еллар юлсыз интегәбез, балалар җәфа чигә, бәләкәйләре үсеп килә, басу ерып йөрү бер дә җиңел түгел. Шул хакта язган идем, сез җиренә җиткереп язып, газетага бастыгыз.

Күп тә узмады, "2016 елда юллы булачаксыз", дип җитәкчеләрнең җавабын да бирдегез. Юллы булган шикелле булдык.

Новосибирскида яшәүче туганым шалтырата: "Апа, шундый сөендем, синең язмаңа җавап та басылды бит",- ди. Башта сөйләштек, соңрак, "Син каян беләсең соң?"- дип сорадым, җәһәннәм чите бит ул.

-"Әтнә таңы" газетасының интернеттагы сайтын укыйбыз без. Шулкадәр якын ул безгә, районда йөргән кебек булабыз...- дип шаккатырды.

Без, өлкәннәр, ул сайтны ишетеп кенә беләбез, ә сез әллә ниләр эшләп ятасыз икән. Ходай җиңеллеген бирсен. Безне бөтен дөнья белән бәйләп ятасыз икән бит.

Яңа ел һәммәбезгә сәламәтлек алып килсен. Гаиләләребез имин булсын, я Раббым, сез дә безне ташламагыз. Ни нәрсә эшләсәк тә уйласак та сездән башка булмый. Бергәләп тотынсак юлыбыз да булыр, Алла боерса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев