Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөньяның 10 гаҗәеп феномыны - "Әтнә таңы"

Фән һәм барлык заманча технологияләр үсешенә карамастан, без яшәгән планетабызны ахырына кадәр аңлап​ белеп бетерә алмыйбыз. Җир шары безгә көн саен диярлек яңа ачышлар ыргыта - кайберләрен шундук аңлатырга була, ә инде кайберләренә башны уйлатырга туры килә.Шундый табигый феноменнар белән беренче тапкыр очрашкан чакта, гаҗәпкә калдыра. 1. Өрәкле агачлар -...

Фән һәм барлык заманча технологияләр үсешенә карамастан, без яшәгән планетабызны ахырына кадәр аңлап​ белеп бетерә алмыйбыз. Җир шары безгә көн саен диярлек яңа ачышлар ыргыта - кайберләрен шундук аңлатырга була, ә инде кайберләренә башны уйлатырга туры килә.Шундый табигый феноменнар белән беренче тапкыр очрашкан чакта, гаҗәпкә калдыра.

1.

Өрәкле агачлар - Пакистан феномены, агачка кагылышлы, әйтерсең "теге дөнья" пәрдәсе белән тартылган.Чын барлыкта бу су басудан үзләрен коткаручы миллионнарча үрмәкүчләр ярдәмендә ясалган пәрәвез.

2.Канлы шарлавык исеме Көнчыгыш Антарктида урнашкан Тейлор бозлыгыннан агып чыгучы ташкынга бирелгән куркыныч атама. Кан төсендә агып чыгучы суны башта кызыл су үлләннәре белән аңлатканнар, ләкин соңрак җентекләп күзәткәннән соң, аның тимер белән артык туендырылганы билгеле була.

3.

Казахстанда урнашкан Каинда күле 1911 елны бик көчле җир тетрәвеннән соң барлыкка килә. Ишелү аркасында елга киртәләнә, һәм үзәнлекне су белән тутыра, чыршы урманын су баса. Чыршы агачларының очлары су өстеннән чыгып тора, ә кайберләре ботакларын һәм ылысларын да саклап калганнар.

4.

Төрле төстәге агач кәүсәләре - рәссамнар яки вәхшилләр тырышлыгы белән тумаган. Бу эвкалипт агачының бер төре, "Эвкалипт радужный", күп очракта бу агачны Яңа Гвинеядә очратырга мөмкин. Агач кабыгы ел барышында төсен узгәртә , һәм ун елдан соң төрле төсләр белән чагыла.

5.

Әшәке яшен, яки инде вулкан яшене - вулкан көле болытында электр разряды барлыкка килүдән килеп чыга. Вулкан ату күренеше узе генә дә куркыныч, аңа тагын яшен яшьнәү кушылуын да күз алдына китерегез.

6.

Сенот Ик-Киль, Мексиканың, Юкатан ярымутравында урнашкан - уникаль җир асты коесы, ак бур куышлыгы җыелмасы ишелү аркасында барлыкка килгән. Майя кабиләрендә бу изге урыннардан санала, хәзерге көндә ул туристларны тарту өчен файдалана.

7.

Дулкынсыман калкулыклар Койот Батсс, Аризон штаты, 200 миллион ел элек барлык килгән дип фаразлана. Бу - куерган ком дюналары.

8.

Тозлак Уюни -Боливиянең көньягында урнашкан кипкән тозлы күл. Дөньяда иң зур тозлак, узендә 10 миллиард тонна тирәсе тоз тота. Тозлакның өсте су белән капланганда, ул күк йөзен чагылдыра һәм чиксезлек майданын күз алдына китерә.

9.

Кояш баганалары - һава феномены, галоның бер төре, узеннән кояшка тартылучы ут буйларын хәтерләтә. Һавадагы бозлы кристаллардан барлыкка килә. Бу күренешне кыш көне күзәтергә мөмкин.

10.

Мальдивада җемелдәүче яр буйлары - туристларны үзенә тартып торучы бер ысул. Бу күренеш биолюмисцентнлы су үләннәренең бик көчле үрчүеннән барлыкка килә, диңгез суын ялтырата торган фитопланктонның бер төре.

Кан төсендәге су, җемелдәүче дулкыннар, вулкан яшеннәре - аңлата алмаслык әллә ни түгел, ә шулай да гаҗәеп күренеш.

Информация түбәндәге сайттан алынды:

http://www.popmech.ru/science/235979-10-udivitelnykh-prirodnykh-fenomenov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев