Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Донорлар 25 литр кан бирде

Район үзәк больницасына елга ике тапкыр республика кан салу станциясеннән махсус машина, белгечләр килә. Буген, 1 август көнне дә килде алар. 55 донор 25 литр 500 мл кан бирде бу көнне. "Гадәттә, иң элек үзебезнең ышанычлы донорларыбызны чакырабыз, алар тикшерелгән, сыналган. Яңалар килсә, кан составын, кан бирүченең сәламәтлеген тикшерәбез. Без...

Район үзәк больницасына елга ике тапкыр республика кан салу станциясеннән махсус машина, белгечләр килә. Буген, 1 август көнне дә килде алар.

55 донор 25 литр 500 мл кан бирде бу көнне.

"Гадәттә, иң элек үзебезнең ышанычлы донорларыбызны чакырабыз, алар тикшерелгән, сыналган. Яңалар килсә, кан составын, кан бирүченең сәламәтлеген тикшерәбез. Без ел дәвамында эшләгәндә республика кан салу станциясеннән кан-плазма, дәвалауга кирәкле препаратлар алабыз. Безгә күпме препаратлар киткәнлеген исәпләп, киләсе ел өчен тотылган кан запасын тулыландырабыз. Ара-тирә бу препаратларга булган ихтыяҗ артып та китә, андый вакытта бездән акча сорамыйлар, кан биргәндә шул хисапка күбрәк кенә кан алалар. Сез биргән канны үзебезнең авыруларга ярдәм дип кабул итәргә кирәк", - дип аңлатты район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев