Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөрес йокы һәм зарядка: психиатр үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ничек акылдан язмаска кирәген әйтте

Өйдә булганда кеше көн режимын сакларга тиеш.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләр көн режимын үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Әгәр кеше үз гаиләсе белән үз-үзеңне изоляцияли икән, уртак вакыт уздыру өчен дә сәгать билгеләнергә тиеш. Һәм бу вакытны уздыру бар кеше өчен кызык һәм файдалы булырга тиеш. Бергәләп уеннар уйнарга яки ребуслар чишәргә мөмкин», - диде ул.

Ябык пространствода кешенең психик халәте күбрәк зыян күрә, дип билгеләп үтте Менделевич. Бу очракта ул уңай психотерапия тәкъдим итте.   Тискәренең дә уңай  ягын табу  кирәк.  Мәсәлән, хәзерге вәзгыятьтә  цифрлы технологияләрне өйрәнеп була.

Казанда кайбер психотерапевтлар һәм психологлар бушлай онлайн-конференцияләр оештыралар, сорауларга җавап бирәләр, кешеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйлиләр.

"Алардан яңа мәгълүмат алырга һәм хәтта сораулар да бирергә мөмкин. Бернинди проблемалар да юк. Ышаныч һәм психологик хезмәтләрнең телефоннары эшләүдән туктамады", - дип өстәде медицина фәннәре докторы.

https://www.tatar-inform.ru/news/health/04-04-2020/pravilnyy-son-i-zaryadka-psihiatr-rasskazal-kak-ne-soyti-s-uma-v-samoizolyatsii-5733876  файданылды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев