Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәрәҗәсе үсә кебек

Җиңү көне ерагая барган саен аның дәрәҗәсе тагын да үсә кебек миңа.

Инде ветераннарыбыз да бармак белән генә санарлык калды, ә шулай да бәйрәм хисе елдан-ел көчлерәк кебек. Без, сугыш елы балалары, моңа бик сөенәбез.

Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Балалар- яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирү нәтиҗәсе инде бу.
Җиңү бәйрәме үткәрелмәгән җир юктыр. Безнең авылыбызда да зурлап үтә бу бәйрәм. 7 май көнне авыл җирлегенә кергән авылларыбызның бөтен бара алган өлкәннәре Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармония бинасына концертка бардык. Концерт артистка Зөһрә Шәрифуллина инициативасы белән махсус Бөек Җиңүгә багышлап, ветераннар өчен оештырылган. Залда халык шыгрым тулы. Безнең хуҗалык идарәсе 40 кешегә бүләк ясады. Концертка кадәр барыбызны да кафега алып кереп сыйладылар. 18сәгать 30 минутта концернт башланды. Аңарчы Иске татар бистәсе музеенда булдык, Кабан күле буйлап йөрдек. Ә концерт барлык өлкәннәрнең дә күңеленә һуш килде, рәхәтләнеп ял иттек. Без, пенсионерлар, өчен бу онытылмаслык бәйрәм булды. Бу хәл бары бездә генә. Әлеге бәйрәмне оештыручылар - хуҗалыгыбыз рәисе Илгиз Хәйруллинга, Сәрия Мәҗит кызына, ветераннар советы рәисе Садриева Сөембикәгә барыбыз исеменнән дә зур рәхмәт. Безне сөендергән өчен Ходай аларга саулык-сәламәтлек, мул тормыш насыйп итсен.
8 май көнне авылыбыз идарәсе каршында үткәрелгән митингта тагын барыбыз да очраштык. Хуҗалыгыбыз рәисе Илгиз Вилдан улы, авыңл җирлеге рәисе Сәид Мәҗит улы һәм ветераннар советы рәисе Сөембикә Котдус кызы сугыш һәм тыл ветераннарын сугыш елы балаларын бәйрәм белән тәбрикләделәр. Мәктәп укучылары белән бергә сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салдык. Мәктәп балалалры, мәдәният йорты хезмәткәрләре матур итеп концерт куйдылар. Бәйрәмне тагын мул табын артында тәмамладык. Авылыбызның танылган җырчылары Корбанова Зөлфия , Шәрәфиев Радик, Сабирҗанов Фәнил, САфин Фердинант күңелләребезгә үтәрлек җырлар белән бәйрәмне тәмамладылар.
Ходай барыбызга да саулык-сәламәтлек бирсен иде, Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен дә бергә-бергә каршыларга насыйп булсын. Авылыбызны тотып торган, тырышып хезмәт иткән егет-кызларыбызга өлкәннәр исеменнән бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев