Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә полиция бүлекчәсе кабат оештырылды

Махсус боерык нигезендә Россия эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлекчәсе кабат оештырылды. Бүлекчә башлыгы итеп полиция подполковнигы Ленар Әнәс улы Минһаҗев билгеләнде. Яңа оешкан бүлекчә нинди үзгәрешләргә, яңалыкларга дучар булды икән? Бу хакта җитәкченең үзеннән сораштык. Хәзер полиция вәкилләре тагын да артыр дип күзаллыйкмы? Боерык булмагач, бу хакта әйтү урынсыз....

Махсус боерык нигезендә Россия эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлекчәсе кабат оештырылды. Бүлекчә башлыгы итеп полиция подполковнигы Ленар Әнәс улы Минһаҗев билгеләнде. Яңа оешкан бүлекчә нинди үзгәрешләргә, яңалыкларга дучар булды икән? Бу хакта җитәкченең үзеннән сораштык.

  • Хәзер полиция вәкилләре тагын да артыр дип күзаллыйкмы?
  • Боерык булмагач, бу хакта әйтү урынсыз. Бәхәссез, участок инспекторлары кимиячәк. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез әле.
  • Күпмегә кимиләр?
  • Бүлекчәнең штат расписаниесе буенча 4 участок инспекторы гына кала. Инспекторлар Рүзәл Корбанов, Илнар Закиров, Фәнил Сабиров һәм Илнур Йосыпов элек тә шушы вазифаны төгәл һәм тиешенчә башкардылар.
  • Халык белән, беренче чиратта, участок инспекторы аралаша. Кайсының булса да тырышлыгын билгеләп үтәргә теләмисезме?
  • Анысын халык үзе билгеләргә тиеш. 20 сентябрьгә кадәр "Халык участок инспекторы" исемле Бөтенроссия конкурсының I этабы уза. Дөрестән дә, авыр вакытта халыкка беренчеләрдән булып ярдәм кулын участок инспекторы суза. Көнкүрештәге җинаять, караучысыз калган балалар, алкоголь, наркотик куллану ише җинаятьләрне профилактикалау белән дә ул шөгыльләнә. Нәкъ менә шушы конкурста участок инспекторының хезмәте халык тарафыннан бәяләнә. Ягъни, интернет аша хәбәр биреп, иң яхшы инспекторны билгеләргә мөмкин. Теләсәгез, тавышыгызны AtninskiUUP@yandex.ru электрон адресы җибәрә аласыз.
  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев