Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт кеше үтерүчене гомерлеккә утырттылар

24 яшьлек Виталий Веревкин калган гомерен каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Бу хакта "АИФ Казан" хәбәр итә. Кунакка баргач, спиртлы эчемлекләр кулланалар - ә моның ахыры, һәрвакыттагыча, үзара талаш белән тәмамлана. Бу очракта да ул кунакка килгән хатын-кыз белән сүзгә килә. Барысы да йокыга киткәч, аны үтерә. Бу эшеннән үзе...

24 яшьлек Виталий Веревкин калган гомерен каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Бу хакта "АИФ Казан" хәбәр итә.

Кунакка баргач, спиртлы эчемлекләр кулланалар - ә моның ахыры, һәрвакыттагыча, үзара талаш белән тәмамлана. Бу очракта да ул кунакка килгән хатын-кыз белән сүзгә килә. Барысы да йокыга киткәч, аны үтерә. Бу эшеннән үзе дә куркып кала һәм йоклап яткан иптәшен дә, аның дус кызын да, хәтта кечкенә баланы да харап итә. Соңыннан, эзне яшерү өчен йортка ут төртә.

Шулай да барысы да ачыклана. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә диләр. Алай озакка сузылмый ул, бу очракта да үтерүчене бик тиз табалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев