Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт шартны үтәү мәҗбүри

Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәт яшәү рәвешенең мәҗбүри шартларын җиткерде Иң беренче шарт - кеше тәмәке тартырга тиеш түгел. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дип әйтерлек булсын өчен, кеше нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеге турында сөйләштеләр. Бу хакта "Российская газета" яза. "Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? Бу уйлап...

Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәт яшәү рәвешенең мәҗбүри шартларын җиткерде

Иң беренче шарт - кеше тәмәке тартырга тиеш түгел.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дип әйтерлек булсын өчен, кеше нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеге турында сөйләштеләр. Бу хакта "Российская газета" яза.

"Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? Бу уйлап чыгарылган аңлатма түгел, ә кешенең 4 шартны үтәве дигән сүз", - диде "Интерфакс"та узган матбугат конференциясендә Илкүләм кардиология тикшеренү үзәге генераль директоры, медицина фәннәре докторы Сергей Бойцов.

Табиб сүзләренчә, беренчедән, кеше тәмәке тартырга тиеш түгел. Икенчедән, көненә кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш белән туклану мөһим. Өченче шарт - ким дигәндә 30 минут активлык күрсәтергә, мисал өчен, интенсив темпта йөрергә тиеш. Дүртенче шарт - тәүлегенә 5 граммнан да артык тоз кулланырга ярамый.

"Бу дүрт шарт та бер үк вакытта үтәлергә тиеш, бары тик шул вакытта гына сәламәт яшәү рәвеше дияргә мөмкин, - диде Бойцов. - Әгәр кеше тәмәке тарта һәм калган башка шартларны үти икән, бу сәламәт яшәү рәвеше түгел".

Алкогольгә килгәндә, сәламәтлеккә аның йогынтысын ачыклау буенча тикшеренүләр әле тәмамланмаган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/24/156673/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев