Әтнә таңы

Дүрт спорт төренә исәпләнә

"Затлы" каршында универсаль спорт мәйданчыгын төзү дәвам итә. Аның барышы белән төзүче егетләр Антон Степанов һәм Сергей Макаров таныштырды. - Һава торышы мөмкинлек бирсә, киләсе атна башына төп эшләрне тулысынча әзер итәргә планлаштырабыз, - диләр алар. Чөнки инде күп өлеше әзер. Хәзер бортларны урнаштырып, беркетеп яталар. - Һәр эшнең үз...

"Затлы" каршында универсаль спорт мәйданчыгын төзү дәвам итә.
Аның барышы белән төзүче егетләр Антон Степанов һәм Сергей Макаров таныштырды.
- Һава торышы мөмкинлек бирсә, киләсе атна башына төп эшләрне тулысынча әзер итәргә планлаштырабыз, - диләр алар.
Чөнки инде күп өлеше әзер. Хәзер бортларны урнаштырып, беркетеп яталар.
- Һәр эшнең үз авыр­лы­гы була. Биредә ул көн­нәр буе койган яңгыр­лар белән бәйле булды. Тирә-яктагы сулар шу­шы мәйданчыкка агып төшеп тутырдылар. Кыен булды, - ди егетләр.
Федераль Программа нигезендә бөтен Татарстан буенча төзелүче 30 спорт мәйданчыгының берсе була бу. Универсаль спорт мәйданчыгы дип атала. Исеменнән күренгәнчә, монда берничә спорт төре белән шөгыльләнү һәм уздыру мөмкин булачак. Берьюлы түгел әлбәттә. Күзаллап үтик.
Нигезен 60х30 метрлы хоккей мәйданчыгы алып тора. Биредә рус хоккее уйнап була. Ике яктагы капкалары гандбол һәм мини-футболныкы, аларны сүтеп алырга да мөмкин. Димәк, җәен мини-футбол уйнаячак­лар. Уртадан аркылыга сетка тарттырып, волейбол уйнап булачак. Ян-як­та 4 боҗра урнаштырганнар, димәк, берьюлы ике баскетбол мәйданчыгы да була. Кибет ягында 100 тамашачыга исәпләнгән 3 рәт утыргычлар урнаштыралар. Ә каршы - урта мәктәп ягына 2 будка куялар, анда спортчылар кием алыштыра, запас уенчылар утыргычлары куела.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: