Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт төр азыкка ГОСТ таләпләре кырысланды

Русиядә карабодайга, дөгегә, кызыл уылдыкка һәм атланмайга яңа ГОСТ - кырысрак таләп-ләр расланды. Ул быелның мартыннан сынау режимында эшли башлый, ә 2021 елдан бөтен ил буенча даими рәвештә гамәлгә керәчәк. Шулай итеп, яңа стандартлар буенча, кызыл уылдыктагы утырым (ул джус дип атала) күләме ризык күләменнән 5 процентка артмаска тиеш. Дөгегә...

Русиядә карабодайга, дөгегә, кызыл уылдыкка һәм атланмайга яңа ГОСТ - кырысрак таләп-ләр расланды. Ул быелның мартыннан сынау режимында эшли башлый, ә 2021 елдан бөтен ил буенча даими рәвештә гамәлгә керәчәк.

Шулай итеп, яңа стандартлар буенча, кызыл уылдыктагы утырым (ул джус дип атала) күләме ризык күләменнән 5 процентка артмаска тиеш. Дөгегә исә сыйфатлы бөртекләр дигән төшенчә кертелә: алар пакеттагы яки капчыктагы дөгенең 99,7 процентын тәшкил итәргә тиеш була. Карабодайда исә бозылган ярмалар 0,1 проценттан артса, шулай ук күгәрек булса, ул сатудан алыначак. Атланмайга яңа таләп - ул кулланучының суыткычында йомшармаска тиеш булачак.

Экспертлар яңа кагыйдәләр товарның сыйфатын яхшыртачак, сатудан ялганны кысрыклап чыгарачак һәм азык-төлек промышленносте үсешендә яңа юнәлешләр билгеләячәк диләр.

http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12327&file=21.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев