Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ДҮШӘМБЕ ЭШКӘ МЕНӘ!

Ни арада узып китте Яңа елның яллары? Ярты көнгә кадәр йоклап Сизелмәде узганы... Тәмнүшкәләр ашый-ашый Артты ахры килолар Калмады каралмый калган Мультфильмнар,кинолар. Өйләрне җыештыруның Файдасын да күрмәдек Көн дә симәнке чиертеп, Залда гына чәйләдек. Кунаклар кайта да килә Чыж да пыж таба кыза Шәһәр кешесенең ялы Бушлай,авылда уза. Ниһаять таралышалар...

Ни арада узып китте
Яңа елның яллары?
Ярты көнгә кадәр йоклап

Сизелмәде узганы...
Тәмнүшкәләр ашый-ашый
Артты ахры килолар
Калмады каралмый калган
Мультфильмнар,кинолар.
Өйләрне җыештыруның
Файдасын да күрмәдек
Көн дә симәнке чиертеп,
Залда гына чәйләдек.
Кунаклар кайта да килә
Чыж да пыж таба кыза
Шәһәр кешесенең ялы
Бушлай,авылда уза.
Ниһаять таралышалар
Балаларга укырга..
Без дә чыгабыз ,,эшкә,,! дип
Кесәләрдә зур,,дыра,,
Арыйбыз икән ялда да
Булмый ярап кешегә
Ярый әле эшебез бар
Арып бетеп эшләргә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев