Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуңгыз гриппы Әтнәгә дә килеп җитте

Көн кадагы Дуңгыз гриппы Әтнәгә дә килеп җитте Грипп һәм аннан саклану чаралары хакында байтактан бирле язабыз. Ничек саклану чараларын да хәбәр иттек. Грипп турында барын да беләбез кебек иде. Сүрия МИНГАТИНА - Дуңгыз гриппы H1N1/09 безгә дә килеп җитте. Узган атнада-бер, бу атнада ике авыру теркәлде. Лаборатор тикшерүләр гриппның...

Көн кадагы

Дуңгыз гриппы Әтнәгә дә килеп җитте

Грипп һәм аннан саклану чаралары хакында байтактан бирле язабыз. Ничек саклану чараларын да хәбәр иттек. Грипп турында барын да беләбез кебек иде.

Сүрия МИНГАТИНА

- Дуңгыз гриппы H1N1/09 безгә дә килеп җитте. Узган атнада-бер, бу атнада ике авыру теркәлде. Лаборатор тикшерүләр гриппның бу төрен расладылар. Бер авыруны больницага салып дәваладык, ике авыру өендә дәвалана. Өчесе дә олылар, өчесе дә табиблар күзәтүе астында. Вируслы инфекция белән авыручылар саны да бик тиз арта, халыкны тагын бер кат кисәтик әле, - дип, баш табиб Азат Гарипов мөрәҗәгать иткәч, бар белгәннәр онытылгандай булды. Чөнки бу грипп безгә килеп җитәр төсле түгел иде.

- 1 февральдән 17 февральгә кадәрге аралыкта районда вируслы инфекция белән авыручылар саны да 64 кешегә җитте. Шуларның 8е больницада дәваланды. Араларында балалар да бар. Олы Әтнә мәктәбенең бер сыйныфында карантин игълан иткән идек, укулар башланды. Әлегә бар мәктәптә дә укулар бара. Инфекциянең күпләп таралуын истә тотып, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, техникумда укучыларны "фильтр аша" үткәрәбез. Балалар бакчаларында сабыйларны үзләренең шәфкать туташы караса, мәктәптә, техникумда безнең шәфкать туташы тикшереп кертә, ә авылларда бу эшне фельдшер башкара, - дип ачыклык кертте табиб эпидемиолог Гөлия Мифтахетдинова.

Иң элек, бу авырудан бары тик табиб дәвалаганын гына истә калдырыгыыз. "Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү ярамый. Әлеге чир кисәк кенә тән температурасы 39-40градуска кадәр күтәрелүдән башлана. Коры ютәл, әчетеп тамак авырту, күзләрдә коньюктивитка охшаш эрен, мускулларда авырту һәм тартышу күзәтелсә, һава җитмәсә район үзәгендә яшәүчеләр "Ашыгыч ярдәм"гә шалтыратып әйтә, ә авылларда яшәүчеләр фельдшерга мөрәҗәгать итә, кирәк булса, фельдшер табибны үзе чакырта. Ә инде тән температурагыз 37 генә булса, поликлиникага табибка күренергә киләсез, эшкә барасы түгел, бу очракта маска киясез. Масканы 2-3 сәгать саен алыштырып тору кирәклеген дә онытмагыз.", - диләр терапевтлар Лилия Солтанова белән Лилия Сибагатова.

Инде температурагыз югары булып, "Ашыгыч ярдәм" тиз генә килмәсә, ( авырулар күп вакытта алай да булуы бар) температураны төшерү өчен парацетамол, ибупрофен эчә аласыз. Күп итеп сыеклык эчәргә онытмагыз. Мүк җиләге белән карлыган суы аеруча әйбәт.

Дуңгыз гриппы кемнәр өчен аеруча куркыныч?

- 3 яшькә кадәрге балаларга, 65 яшьтән югарыларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулар белән учетта торучыларга.

Ничек сакланырга?

Иң файдалысы - вакцина ясату. Көз айларында вакцина ясалды. Ясатмаган булсагыз, химик препаратлар эчәргә мөмкин, табиблар кагоцел тәкъдим итә. Өченче ысул, халык медицинасы: суган, сарымсак, карлыган. Суыткычта катырылган җиләк-җимешләрне нәкъ менә куллана торган чор. Гриппка каршы тору өчен иммунитетның нык булуы кирәк, шулай булгач, сәламәт яшәү рәвеше алып бару да бик мөһим.

Үтә ул, дип җиңел караучылар да булуы бар. "Гриппның бу төре икенче көндә үк авыр өзлегүләргә китерүе белән куркыныч. Аеруча пневмония, гайморит, отит, синусит, менингит кебек чирләр килеп чыга. Һәм алар үлемгә китерергә мөмкин. Пневмониянең грипптан соңгысы аеруча куркыныч. Өзлегү булган очракта пневмонияне вирус барлыкка китерә, ә башка вакытта - бактерияләр. Шуңа күрә табиб дәвалау төп шарт итеп куела", - дип аңлата Гөлия Фәрит кызы.

Әгәр өегездә грипп белән авыручы булса, аны аерым бүлмәгә салырга кирәк, булмаса, бик аралашмаска тырышыгыз, авыруны бер генә кеше маска киеп карасын. Бүлмәне җилләтеп, идәннәрне юып дезинфекцияләргә кирәк. Кулларны сабынлап еш юыгыз, төчкергәндә авызыгызны кул белән капламагыз, капласагыз ул кул белән күзегезгә, борыныгызгака кагылмагыз! Кеше күп җыйналган урыннарга бармагыз.

Иң яхшысы: авырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев