Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Духтыр” Галия-2

(Дәвамы. Башы3 санда).

– Галия бер дә курыкмады шул вакытта, сумканы кулларына алып,  күтәреп барып, гәҗит-хатларны язгы су афәтеннән саклап калды. Йөрәкле хатын шул, – дип сөйләгән Гаяз абый кешеләргә.
– Йөрәкле булырга  мине дәһшәтле сугыш еллары, әтием  Сәмигулла, әнием Бибимәрьям, алты бертуганым өйрәткәннәрдер инде, – дигән  әни...
Аның сөйләгәне бар:
– Сугыш башланганда миңа унике яшь. Ачлы-туклы, кияргә җүнле киемнәребез дә юк. Фельдшер-акушер һөнәрен сайладым. Юлыбызда агып яткан Зөя суын ничәмә генә тапкыр яланаяк килеш кичтек икән... Ул авыр елларның ач студент егет-кызлары идек шул...
– Тормышның ямен күреп яшәсәк тә, тәмен генә тоярга өлгермәдек шикелле  без, ул чор балалары, – дигән иде әни.
...Сәмигулла бабай бик көчле-гайрәтле булган, сабан туйлары батыры, ат хәтле атны да иңнәре белән күтәрә алган. Мәрьям әбием белән биш кызы, бер улына тормыш бүләк итеп, барысына да бөтен күңел җылысын, рухи байлыгын, үзләре белгән һөнәрләрен өйрәтеп, тапшырып калдырганнар. Өч кызны Ленинградка, кечесен, әнине, Арчага эшкә озаткач, аларга да  бәгырь кисәкләрен сагынып яшәргә калган. Әле ярый, туган авыллары Каенлыкта кызлары Мәфруза, уллары Гафиятулла  гаиләләре булган.
Кызлар арасында шул вакытлардан бирле сагыну тулы хатлар йөри. “Сезки хөрмәтлү вә гыйззәтлү туганыбыз Галия... Аермаенча һәркайсыгызга бездән чуктин-чук, күптин-күп сәламнәр җибәреп калабыз...” Мондый җылы хатларны күп тапкырлар укып үстек без... Әни гомере буе туганнарын, авылын, әти-әнисен сагынып яшәгәндер, шуңа да бик матур җырлагандыр кебек тоела миңа хәзер...
Хатлар – күңел көзгесе бит ул.

Өченче йомгак.
Әнинең бик яратып җырлый торган тагын бер җыры бар.
“Зәңгәр күзең, күз керфегең
Мөлдерәтеп карама.
Мөлдерәтеп карауларың
Йөрәгемә кадала.     
Бөдерә чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырькәем, авыр сүз”...
Ничек яратып җырлый ул аны... Куллары шәл читенең “баганаларын”, “аю табаннарын”, “йөрәкләрен”, “киртәләрен” бәйли-үрә, читенең кырыена “телләр” тезә, ә җыры йөрәкләрне телә... Сеңелем дә чит бәйли, ә миңа, матур, тигез бәйлисең, дип, шәл уртасын бәйләтәләр. Утырабыз шулай гаилә белән  кәҗә мамыгыннан шәлләр бәйләп...
“Карлыгандай кара күзләреңә
Карыйм әле күзем талганчы.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Йөрәгеңдә урын алганчы”, –
дип, кайчаннардан җырлый башлады икән яшь, кыю, чибәр, сөрмә күзле, бөдрә чәчле Галия – матур кыз?
Йөрәгенең хуҗасын, тормышының терәген – егет солтаны, сугыш кырларыннан исән-сау, медальләр белән кайткан күркәм холыклы, тырыш, беренче карашка кырыс күренгән, әмма шагыйрәнә нечкә күңелле Фаязны да – Мокшы авылында таба ул.  Чәчләре чәчкә бәйләнгән икән... Бер-бер артлы өч бертуган дөньяга килгәнбез. Тупыр­дашып үскәнбез, мәктәптә яхшы укыганбыз, институтларда югары белем алганбыз, җәмгыятьнең алдынгы карашлы кешеләре чутында йөрибез. Шушыларда әти белән әнинең тәрбиясе, өлеше юк дип кайсыгыз әйтә ала? Ояңда ни күрсәң, очканыңда шул булыр, диләрме әле?

Дүртенче йомгак.
...Әнә әти белән әни абыебызның туе­на әзерләнә. Без, кызлар да, булышырга дип, алданрак кайттык. Әни  эшләгән эшләрен санап-тезеп куя:
– Катык, эремчек, каймакларым әзер. Пилмән ясарбыз, Алла боерса. Как койдым, корт ясадым, маргарин паштеты пешердем. Ун йомыркадан чәкчәкне әбиең белән баллап куйдык...
– Мин токмач басам, – димен.
– Чәй токмачын, кош телен, хәзер пешереп алыйк, – монысы Нурия инде.
– Гөбәдия, ит бәлешен иртәгә генә ясармын, әни, – дип сүзгә кушыла Гөлсинә, абыйның никахлы хатыны, үзенең пешекче икәненә басым ясап.
Әни куана, шатлыгы йөзенә чыккан:
– Булыр, балалар, бар да булыр, Алла боерса. Әйдәгез, өчпочмакларым өлгерде, җыелышып, тәмләп чәй эчеп алыйк, – ди әни. – Барысына да җитешербез әле, төн озын...
Әй әнием... Ике кызыңны да, вакыты җиткәч, кияүгә бирерсең әле... Бирнә сандыкларын әзерләшерсең. Төпле киңәшләреңне җәлләмәссең. Кайнанага да “әнием” дип дәшәргә, ир хакын алга куярга өйрәтерсең, “Сез – ир хатыны инде” диярсең... Кызларың күлмәкләр тегәрләр, бүләккә кулъяулык, сөлге, мендәр тышлыклары, көрпәләр чигәрләр, мамыктан юрган-матрас сырырлар. Кәҗә мамыгыннан шәлләр, сарык йоныннан носкилар бәйләп чыныккан кулларыбыз күлмәк-кофталар бәйләргә өйрәнер. Тегү машинасын келтер-келтер келтерәткән әниебез үзенең бу һөнәрен дә безгә тапшырып калдырды бит... Кул эшләренә бик һәвәс булып, әниебездән күреп, өйрәнеп үстек шул.
Еллар үтәр, әнинең шифалы куллары бер-бер артлы алты оныгын сөяр, алты бәбәй ашына тәмле ризык-нигъ­мәтләрен, әлбәләрен пешерер, төрледән-төрле бүләкләрен әзерләр. Алты мәртәбә беренче сентябрьдә кадерле оныкларын беренче тапкыр мәктәпкә озатырга дип ике көз Казанга, ике көз Йошкар-Олага,  ике көз Можгага килер ул...
...Әнинең җылы куллары барыбызның да башыннан сыйпар. Барыбызны да  бер өстәл артына җыеп, һәрвакыттагыча, тәмләп, сыйлар. Дога кылып, изге теләкләрен теләп, безне урам чатында кул болгап, озатып калыр.

Бишенче йомгак.
Шулай булды, гомергә шулай булыр кебек иде лә бит. Юк икән...
Әнине соңгы юлга озатканда халык аны хөрмәтләп:
– Йомшак телле, җылы-назлы сүзле, алтыннарга тиң шифалы куллы, ярдәмчел, эчкерсез, гади дә, гадел дә булдың, Галия апай, – дияр...
– Шифалы сүзләрең белән дә дәваладың бит син безне. Көнне-төнне аермаенча, ярдәмгә килдең, барыбызга да бердәй ярдәм кулларыңны суздың, игелекле булдың...
– Урының оҗмах түрләрендә булсын... Кулларың гына түгел, бөтен барлыгың белән алтын кеше идең син, – дияр әнине озатырга килгән өч авыл халкы.
Ул заманда атеизм чәчәк атса да, бригадир эшендәге әтием коммунист, агитатор булса да, динле-иманлы гаиләдә үстек, Алланың биргәненә мең шөкер. Әмма әни белән әтигә рәхмәтләр әйтергә, исән чакларында тиешле кадер- хөрмәтне күрсәтергә, меңнәр кебек, без дә өлгермәдек шикелле... Кылган догаларыбыз, укыган аятьләребез, игелекле эш-гамәлләребез аларның рухларына дога булып барсын, инша Аллаһ, дибез.
Бер елны әти белән әнинең рухларына багышлап оештырылган Коръән мәҗлесеннән соң сеңелем Нурия әйтеп куйды:
– Әй әни, әй әти... Сезнең йөзләрегезгә кызыллык китермичә яшәсәк иде... Намазлык өсләренә бассак, иман йортларына йөреп, дини белемнәр алып, изге Коръән-Кәримнән изге хәрефләр белән язылган гыйлемнәрне  җыйсак иде.
Сеңелемнең теләкләре акрын-акрын чынга аша, рәхмәт яусын. Әкренләп дингә тартылабыз, исламның биш шартын-баганаларын үтәп яшәргә тырышабыз, оныкларыбыз мәдрәсә каршында дини белем ала...
Шөкер, әниебез эшен кызы Нурия, Нуриянең ике баласы, минем улым, киленем дәвам итеп, армый-талмый медицина өлкәсендә хезмәт куя­лар, һөнәрләре белән горурланып, эшләреннән тәм табып яшиләр.
Без – балаларының, оныкларының кулларында әтием уйнарга өйрәтеп калдырган гармун булса, җаннарыбыз­да – алар  җырлаган  үлемсез халык җырлары...
Йөрәк-калебләребездә – күңеллә­ре­бездә, телләребездә әниебезнең  мәҗ­лесләрдә киң сулыш, иркен тавыш, зур осталык белән җырлый торган җыры – “Җидегән чишмә”:
“Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә
Иртән искән йомшак җилләрдә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә...”
Әй Раббым! Безне кечкенәдән шәфкать-мәрхәмәт белән тәрбияләп үстергән әти-әниемә рәхмәт кыл! Рабби-рхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыйиираа.
Соңгы сүз.
Күз алдымда туганнарымның якты йөзләре, тыйнак сүзләре, бу дөньяда кылган изге гамәлләре... Алар безгә хәер-фатыйха  биреп – теләп торалардыр кебек...  
Машинада Казанга кире кайтканда күңелемдә яңа шигырь юллары бөтерелә:
Тәгәрмәч
Тәгәрмәчтә, гомер мизгелләре,
Баумандагы тиен шикелле,
Узышлыга әллә йөгерәләр,-
Куып тотулары икеле...
Катлам-катлам еллар өстәләләр
Тәгәрмәчнең калынлыгына.
Исе китеп карап тора адәм
Мизгелләре аралыгына.
Тиен кебек, бөтерелеп кенә,
Күккә ашар йортлар төзеде,
 Дәвер тәгәрмәче барчабызны
Тигезләячәген кем белде?
Тәгәрмәчләр, киртләч-киртләч булып,
Көнгә, айга, елга бүленгән.
Сулышыңа кадәр билгеләнгән,
Гамәлләрең  - язып эленгән...
Һәрберебез тәгәрмәч эчендә
Бөтерелгән тиен хәлендә,
Адәм хурларына калмыйм диеп,
Аллаһ хозурына юнәлә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев