Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуслаштыра, берләштерә Сабантуй!

Бер ел буе түземсезлек белән көткән, авыл кешесенең хезмәтен зурлаган бәйрәмне дә үткәреп җибәрдек. Шимбә көнне - Каенсар урманында, якшәмбе көнне авылларда гөрләде мәйданнар. Урман аланлыгындагы әкияти авыл, үзенең геройлары белән быел да каршылады кунакларны. Ә алар аз түгел иде, өчы генералы гына да ни тора. Анысына да гаҗәпләнмәде халык,...

Бер ел буе түземсезлек белән көткән, авыл кешесенең хезмәтен зурлаган бәйрәмне дә үткәреп җибәрдек. Шимбә көнне - Каенсар урманында, якшәмбе көнне авылларда гөрләде мәйданнар.

Урман аланлыгындагы әкияти авыл, үзенең геройлары белән быел да каршылады кунакларны. Ә алар аз түгел иде, өчы генералы гына да ни тора. Анысына да гаҗәпләнмәде халык, чөнки күп генералларны тәрбияләгән төбәк без. Елның- елында сабантуе мәйданын зурлап кайткан якташыбыз, Республика Президенты аппараты җитәкчесе, генерал Әсхәт Әхмәт улы Сәфәров кына да ни тора. Ә аның янәшәсендә быелгы мәйданны Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Арьтем Валерьян улы Хохорин, Дагестан Республикасы эчке эшлэр министры Абдурашид Магомед улы Магомедов та тамаша кылды. Волейболчыларның уенына Россия чемпионы булган "Зенит" ирләр волейбол командасының баш тренеры Владимир Роман улы Алекно үзе бәя бирде. Ике метр буйдагы кешегә минем кебекләр башын артка ташлап карагандыр. Дәүләт эшлеклеләреннән тыш Бөтендөнья Татар Конгрессы җитәкчесе, депутатыбыз Ринат Закиров та халыкка ял бүләк итәр өчен"Волгария" ансамблен җибәргән. Җырлап, мәйданда биегән биючеләргә игътибар итми калмагансыздыр - болары читтән килүче артистлар иде, никадәр әйбәт җырласалар да, рус җырларына караганда үзебезнең артистларның татарча, моңлы җырлаулары, инде таныш булса да, халыкка якынрак тоелды.
"Елның-елында бер төрле программа, инде арыта башлады" диючеләр дә быелгы яңалыкны күрми калмаганнардыр: мәйданга кергән җигүле атларның беренчесенә утырган театрыбыз артисты Фаяз Хөсәенов, Тукай шигырен сөйләп Сабантуйны башлап җибәрде. Мәйдан тутырып кергән җигүле атлар азрак тәртип "бозсалар да", туктап бер атның тыпырдап бии-бии, башын селкә-селкә халыкны сәламләве барын да оныттырды. Башланганчы, алып баручы Марат Хәбибуллинның: "Колхоз атлары бернинди приказга да буйсынмый, балаларны яныгыздан җибәрмәгез", дип кисәтүе ярады,бәла-казасыз, шома гына бар да үз урынына кайтты.
"Без - Тукайлы халык", 200 дән артык бала катнашкан бию дә бәләкәй Апуштан башка гына узмады. Мәйдан тутырып биюче балаларның затлы киемнәреннән күзләр камашты. Тирән мәгънә салынган бию, күктә очкан шарлар, алкышлар... берсеннән-берсе матур киенгән кызларның хезмәт алдынгыларын җитәкләп биючеләр ясаган юлдан сәхнәгә алып менүләре, район башлыгыбыз Габделәхәт Гыйлемхан улының халыкны сабан бәйрәме белән котлавы, Әсхәт Әхмәт улының Татарстан Республикасы президентының мөрәҗәгатен укуы һәм Ленин исемендәге нәсел заводы сыер савучысы Эльмира Мидхәт кызы Сабирҗановага, тырыш хезмәте өчен, "Татарстан республикасының атказанган терлекчесе", "Күңгәр" хуҗалыгы механизаторы Таһир Зәки улы Сабировка " Татарстан Республикасының атказанган механизаторы", авыл хуҗалыгы өлкәсендә күрсәткән казанышлары өчен, "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Рәфкать улы Хәкимовка Татарстан Президентының "Рәхмәте"ен җиткерүе нур өстенә нур булды. Аны дәвам итеп, район башлыгының 22 алдынгыга - "Дусым" хуҗалыгының "Мега" комбайнында 13508 центнер ашлык суктырган Рәдис Әхмәдуллин, "Уңыш"тан "Тукано" комбайнында 13293центнер ашлык суктырган Фидаил Мөхәмәтҗанов, "Күңгәр" дән "Нива СК-5" тә 4125 центнер ашлык суктырган Таһир Галиәскаров, "Ленин исемендәге" хуҗалыктан "Ягуар"комбайны белән 23518 тонна азык массасы җыйнап алган Равил Абдуллин, "Шахтер" хуҗалыгыннан "МакДон" комбайны белэн 2656 гектар теземнәргә салган Айнур Гатауллин, "Күңгәр"дән "ДТ-75" тракторында 2209 эт/га эш башкарган Лимар Габдрахманов, "Ташчишмә"дән "МТЗ-1221"дә 5690эт/га эш башкарган Рафил Мәүгизов, "Мәңгәр"дән "К-700" белән 5095эт/га эш башкарган Фәнил Сәфәргалиев, "Тукай"дан "МТЗ-1221" дә 4929эт/га эшләгән Рамил Фазылҗанов, "Таң"нан "КамАЗ" белән 564708 тонна-километр йөк ташыган Рәдис Шаһиев; "Шахтер" хуҗалыгыннан һәр сыердан 7927кг, тулаем 6620 центнер сөт сауган Рәзинә Шәйхетдинова, "Тукай"дан һәр сыердан -7866кг, тулаем 5113 центнер сөт сауган Рәмзия Бәйрәмова, "Мәңгәр"дән һәр сыердан -7748кг, тулаем 2480 центнер сөт сауган Дания Нәбиуллина, "Дусым"нан һәр сыердан - 7275 кг, тулаем 2328 центнер сөт сауган Алсу Абдуллина, "Таң
15:02

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев