Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дустымны җирләдем

Дустымны җирләдем Кем уйлаган ап-ак карлы кышта Дустым кара гүргә керер дип Зөфәрнең фаҗигале үлеме турындагы хәбәр тез астына суккандай булды. Бер мәл аяклар тотмас, күзләр күрмәс хәлгә килде. Шат күңелле, тормышны, әти-әнисен, гаиләсен өзелеп яраткан, дусларын хөрмәт иткән дустым ничек үлсен? Күңел һаман ышанмый... Зөфәр Дәүләтшин чыгышы белән районыбызның...

Дустымны җирләдем

Кем уйлаган ап-ак карлы кышта

Дустым кара гүргә керер дип

Зөфәрнең фаҗигале үлеме турындагы хәбәр тез астына суккандай булды. Бер мәл аяклар тотмас, күзләр күрмәс хәлгә килде. Шат күңелле, тормышны, әти-әнисен, гаиләсен өзелеп яраткан, дусларын хөрмәт иткән дустым ничек үлсен? Күңел һаман ышанмый...

Зөфәр Дәүләтшин чыгышы белән районыбызның Бәрәзә авылыннан. Без аның белән армия сафларында хезмәт иткәндә якын дусларга әйләндек. Кырыс табигатьле, ачы җилле Курил утрауларында якташ егет туганым кебек булды. Гомумән, барлык татар егетләре бер гаилә булып хезмәт иттек без. Туган якларга әйләнеп кайткач та, дуслык җепләребез өзелмәде, киресенчә ныгыды гына. Мөмкинлек чыккан саен осрашулар матур гадәткә әйләнде. Менә быел да кышын, озын ялларда очрашабыз дип Зөфәр алдан ук әзерләнә башлаган булган. Һәм без очраштык. Тик иртәрәк һәм һич кенә дә уйламаганча.

Зөфәр җыйды безне... Чәчләргә чал кергән ир уртасы егетләр күз яяшьләреннән оялмыйча, дустыбызның җансыз гәүдәсе янында сүзсез генә башларыбызны иеп басып тордык. Ә бит очрашканда сөйләшеп сүзләребез бетми иде. Авыр, бик авыр булды. Улларының үлемен күргән әти-әнисенең кичерешләрен әйтеп бетерерлек кенә түгел. Авылдан чыгып киткәненә 30 елдан артык вакыт үтсә дә, ул авылдан аерылмады. Әти-әнисе янына һәр атнаны кайтып, хуҗалык эшләрендә гел ярдәм итеп торды ул. Туган җанлы, олы йөрәкле иде шул... шул каһәр суккан лифт булмаса, ул яшәгән булыр иде әле. Зөфәр турында үткән заманда сөйләү сәер, әмма бернишләп тә булмый.

Урының оҗмахта булсын, дустыбыз! Син һаман безнең күңелләрдә булырсың. Елмайган йөзең күз алдымда тора әле!

Рәшит ГАБДРАХМАНОВ,

Түбән Бәрәскә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев