Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дусымлыларга матди ярдәм дә булды

Дусым авылы мәдәният йортында авыл халкын җыеп Корбан ашы уздырды. Моның башлангычы "Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен оештыручыларның берсе - Наил абый Сабировка барып тоташа. Дусым мәчетендә дини сабак бирүче, Күәм авылыннан Миләүшә Хәкимова Корбан ашы үткәрү теләге белән күптән яна. Шул уй-теләге белән "Дусым" җәмгыяте җитәкчеләреннән ярдәм сорый. Югарыда телгә...

Дусым авылы мәдәният йортында авыл халкын җыеп Корбан ашы уздырды.

Моның башлангычы "Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен оештыручыларның берсе - Наил абый Сабировка барып тоташа.

Дусым мәчетендә дини сабак бирүче, Күәм авылыннан Миләүшә Хәкимова Корбан ашы үткәрү теләге белән күптән яна. Шул уй-теләге белән "Дусым" җәмгыяте җитәкчеләреннән ярдәм сорый. Югарыда телгә алган Наил абый Сабиров бу фикерне хуплый. "Корбанлык та, матди ярдәм дә булыр", - ди.

Билгеләнгән көнне өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Өйлә намазыннан соң, авылдашлар җыела да башладылар.Яшьрәкләр аз булса да, шөкер, өлкәннәр күп килгән.

Дини чара узган җирдә халыкны вәгазьләндерү күркәм сыйфат. Сәгыйдулла хәзрәт, Күәмдә дини сабаклар бирүче Рафисә Фазылҗанова һәм Миләүшә ханым Хәкимова үзе дә бик үтемле вәгазьләр сөйләп уздылар. Ә Олы Әтнә мәчетендә Наил хәзрәт Сәгъдиевтә белем алучы Назирә Шаһидуллина моңлы итеп мөнәҗәт башкарды. Беренче коймак төерле була дигән булалар. Монда мәҗлес бик күркәм узды. Оештыручылар, корбанлыкны һәм табынны әзерләүчеләр, пешерүчеләр, җыештыручылар нык тырышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев