Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Е-код нәрсә аңлата

Әлеге материал кулланучылар хокукларын яклау йөзеннән иҗат ителүче "Пульс" газетасы язмасына нигезләнде. Исегездә калдырыгыз: Е - Европаны аңлата, ә янындагы сан - ашамлыкка өстәмәнең характеристикасы. Әлеге өстәмәләр куркынычмы? Белгечләр, Е хәрефе алай ук куркыныч түгел диләр. Ул күп илләрдә рөхсәт ителә, начар тәэсире юк, дип саныйлар. Ә менә медицина вәкилләрендә...

Әлеге материал кулланучылар хокукларын яклау йөзеннән иҗат ителүче "Пульс" газетасы язмасына нигезләнде.
Исегездә калдырыгыз: Е - Европаны аңлата, ә янындагы сан - ашамлыкка өстәмәнең характеристикасы. Әлеге өстәмәләр куркынычмы? Белгечләр, Е хәрефе алай ук куркыныч түгел диләр. Ул күп илләрдә рөхсәт ителә, начар тәэсире юк, дип саныйлар. Ә менә медицина вәкилләрендә башка фикер хөкем сөрә.
Мәсәлән, Е230, Е231 һәм Е232 консервантлары җиләк-җимеш эшкәрткәндә кулланыла. Менә ни өчен апельсин һәм бананнар кибет киштәләрендә айлар буе ятып та черемиләр! Ә чынлыкта, анда - ФЕНОЛ бар! Аз күләмдә организмга керсә, рак килеп чыгарга мөмкин. Ә күбрәк күләмдә - ул чиста агу! Әлбәттә, аны җиләк-җимеш черемәсен өчен сөртәләр. Һәм бары кабыгына гына. Юганда без аны да юып төшерәбез. Әмма, әйтик, бананны бар кеше дә юамы икән? Кемнәрдер аның кабыгын гына арчый һәм шул ук куллары белән эчтәге җимешен дә тота. Һәм менә сиңа фенол!
Моннан тыш, Россиядә кулланырга ярамый торган өстәмәләр дә бар. Аларны исегездә калдырыгыз. Е121 - буягыч, Е240 - формальдегид, Е173 артында импорт кәнфитләрне һәм башка кондитер ризыкларны бизәгәндә кулланыла торган алюминий порошогы яшеренгән.
Зарарсыз, киресенчә, файдалы Елар да бар.Мисал өчен Е163 (буягыч), Е338 (оксидлашуга каршы матдә) һәм Е450 (стабилизатор). Соңгысы безнең сөякләргә кирәкле фосфатлар җыелмасы.

Ашамлыкның Россиядә кулланырга рөхсәт ителмәгән өстәмәләре:

Е103, Е107, Е125, Е127, Е128, Е140, Е153-155, Е160d, Е160f, Е166, Е173-175, Е180, Е182, Е209, Е213-219, Е225-228, Е230-233, Е237, Е238, Е241, Е252, Е253, Е264, Е281-283, Е302, Е303, Е305, Е308-314, Е317, Е318, Е323-325, Е328, Е329, Е343-345, Е349, Е350-352, Е355-357, Е359, Е365-368, Е370, Е375, Е381, Е384, Е387-390, Е399, Е403, Е408, Е409, Е418, Е419, Е429-436, Е441-444, Е446, Е462, Е463, Е465, Е467, Е474, Е476-480, Е482-489, Е491-496, Е505, Е512, Е519-523, Е535, Е537, Е538, Е541, Е542, Е550, Е552, Е554-557, Е559, Е560, Е574, Е576, Е577, Е579, Е580, Е622-625, Е628, Е629, К632-635, Е640, Е641, Е906, Е908-911, Е913, Е916-919, Е922-926, Е929, Е942-946, Е957, Е959, Е1000.

Башка ашамлык өстәмәләре характеристикасы.

Куркыныч: Е110, Е123, Е127, Е129, Е150, Е151, Е173-175, Е210, Е212, Е216-219, Е227, Е228, Е235, Е242, Е339-341, Е400-403, Е450-452, Е521-523, Е541-556, Е559, Е574-579, Е620-625, Е900, Е912, Е951, Е954, Е965, Е967, Е999, Е1200-1202.

Шикләнү астында: Е102, Е104, Е120, Е122, Е124, Е141, Е150, Е161, Е173, Е180, Е241.

Канцерогеннар: Е131, Е142, Е210-217, Е239.

В12 витаминын җимерә: Е220.

Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген боза: Е221-226.

Тире эшчәнлеген боза: Е230, Е231, Е233.

Тимгелләр чыгара: Е311, Е312.

Холестерин күләме күп: Е320, Е321.

Ашкайнату эшчәнлеген боза: Е338, Е340, Е341, Е407, Е450, Е461-463, Е466, Е468.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев