Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 54 яңа машина алды

Дәүләт заказы программасы буенча Татарстан полиция хезмәткәрләре быел барлыгы 330лап яңа автомобильгә ия булачак.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүген Казанда республиканың Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә тантаналы шартларда 54 яңа автомобиль ачкычын тапшырдылар. Дәүләт заказы программасы буенча Татарстан полиция хезмәткәрләре быел федераль хисаптан - 230, ә төбәктән100 яңа машина алачак.

Вручение ключей от служебного автотранспорта сотрудникам ОВД РТ

Ачкычларны хезмәткәрләргә Россия эчке эшләр министры урынбасары Александр Махонов һәм Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырды.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бүген "Лада Гранта", "Лада Веста", "Лада Ларгус", "Газель" (тоткыннарны йөртү өчен) маркалы автомобильләр алды, шулай ук тышкы видеокүзәтү өчен "Волна" комплексы тапшырылды.

Хокук сакчылары алган "Волна" комплексы видео һәм тавыш яздыру җайланмалары белән җиһазландырылган. Ул кеше күп җыелган урыннарда тәртип бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Гадәттәгечә, машиналарның бер өлеше Казанда кала, ә бер өлеше республика районнары буенча таралачак.

Вручение ключей от служебного автотранспорта сотрудникам ОВД РТ

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/28/147247/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев