Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчәләр... Баталар... Бәрелешәләр...

Татарстан буенча суларда батып үлүчеләр артты. Хәер. бездә генә түгел. Әйтик, Башкортостанның "Кызыл таң" газетасы түбәндәгеләрне хәбәр итә.

"Узган атнада республика юлларында 15 кеше һәлак булды, сулыкларда 40 кеше батып үлде. Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив утырышта узган атнада республикада булган автоаварияләр һәм суга батучылар турында да сүз булды. Бер атна эчендә генә дә юл һәлакәтләрендә 15 кешенең гомере өзелгән, 107 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Аварияләрнең сәбәбе — тизлекне арттыру, каршы юлга чыгу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм руль артына исерткеч эчемлекләр кулланып утыру. Чарада билгеләнүенчә, җиде көн эчендә 778 кеше алкоголь куллану буенча тикшерүгә җәлеп ителгән яисә аннан баш тарткан. Республиканың ЮХХДИ буенча баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов билгеләвенчә, көн саен ким дигәндә 45 кешенең эчеп руль артына утыруы ачыклана. Гомумән, аварияләрнең 70 проценты эчкече водительләр намусында. Радий Хәбиров республика юлларында үлем белән тәмамланучы автоаварияләрнең соңгы вакытта артуын ассызыклады. Бу җәһәттән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны тоткарлау гына түгел, аларга карата җәзаларны катгыйлату мөмкинлеген дә тикшерүне йөкләтте. Кызганычка каршы, спиртлы эчемлекләр кулланучылар руль артында гына түгел, республика сулыкларында да зур зыян күрә. Узган атнада гына да елга-күлләрдә 40 кеше батып үлгән. Сәбәбе — махсуслаштырылмаган урыннарда су коену, алкоголь куллану һәм балаларны үзләрен генә калдыру. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров бу җәһәттән су буйларында масус патрульләр оештыруны сорады".

Әйтергә кирәк, бу - татарстанда да актуаль проблема.

Фото:bashinform.ru

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев