Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчмә, тартма, кысан киенмә!

Суытты. Кыш кышлыгын итә, битне кул белән капласаң кул туңа, капламасаң бит туңа, борынны әйтәсе дә юк...- авылда шундый салкын бүген. Ә кышкы зәмһәрир суыкларда ничек туңмаска соң? Бу хакта район үзәк больницасының табиб-лаборанты, сәламәтлек саклау буенча профилактика эшләре буенча җаваплы белгеч Лилия Рәфкать кызы Хәйруллина белән сөйләшәбез. - Салкыннарда...

Суытты. Кыш кышлыгын итә, битне кул белән капласаң кул туңа, капламасаң бит туңа, борынны әйтәсе дә юк...- авылда шундый салкын бүген.

Ә кышкы зәмһәрир суыкларда ничек туңмаска соң? Бу хакта район үзәк больницасының табиб-лаборанты, сәламәтлек саклау буенча профилактика эшләре буенча җаваплы белгеч Лилия Рәфкать кызы Хәйруллина белән сөйләшәбез.

- Салкыннарда ешрак аяк-кул бармаклары, табаннар, колаклар, борын зыян күрә икән, өшү өчен ничә градус салкын булу кирәк?

- Өшү өчен 22 градус суык та җитә.

- Туңып өйгә кайтасың, бер җирдә сизми кебек, бу очракта нишләргә? Киңәшләрегез...

- Киемнәрегезне алыштырып, җылысын кияргә, кайнар чәй эчеп төренеп утырырга, я ятарга, үз-үзеңне тыңларга кирәк. Һәм барлык әгъзаларыгызны барлап чыгарга, өшегәнме-юкмы... бер җирне дә ышкымаска, умаска, теләсә-нәрсә сөртмәскә кирәк. Өшегән җир азрак вакыттан үзен сиздерә башлар.

Урамда аягыгыз өшегән икән, урамда аяк киемен салмагыз, югыйсә ул шешеп чыгачак. Өйгә кайту мөмкинлеге булса, кайтып, температурасын 26градустан дан 36-38 градуска чаклы арттыра-арттыра барып ваннада яки табаклы суда җылытканың яхшы. Күпләр өшегән җирләрен кар белән ышкый, бу да дөрес түгел. Суыктан зыян күргән тире зәгыйфьләнә, ә ышкыган вакытта анда кечкенә ярыклар пәйда булып, инфекция эләгергә мөмкин. Битегез өшесә, җиңелчә массаж ясап, коры мамык-марля бәйләвеч куегыз. 1 дәрәҗә өшегән вакытта тән тиресе ачыта, авырта, ә җылынгач кызара. Соңрак бераз шешенергә дә мөмкин. Берничә көннән тире кубалаклана башлый. Бу очракта өшегән урында бернинди эзләр дә калмый. 2 дәрәҗәдә булса, беренче көннәрдә тиредә юеш эчле куыклар барлыкка килә. Өченче, дүртенче дәрәҗәдә куыклар канлы була. Тире бу очракта сизми башлый, аннан соң озак авырта. Кеше бер айдан соң гына терелә. Икенче -дүртенче дәрәҗәдә кайнар ваннага кереп ятарга ярамый. Шулай ук өшегән урыннарны ышку да зыянлы. Ул урынга бары коры җылы бәйләвеч куярга мөмкин. Һәм табиб чакырырга кирәк.

- Күпләр, бигрәк тә урамда эшләүчеләр, җылыну өчен исерткеч эчемлекләр эчә...

- Бу ялгыш фикер. Өшегән кешеләрнең күбесе исерек хәлдә булган очраклар күп. Салкыннарда аракы эчеп җылынырга ярамый. Эчкән килеш суыкка да чыкмау хәерле. Чөнки исерек кеше үзенең туңуын сизми. Эчтәге "Ут" җылы бирә кебек, ә чынлыкта алкоголь җылылыкның күп югалуына китерә. Җылыныр өчен чәй эчәргә һәм җылырак киенергә кирәк. Өстәвенә аяк һәм өс киемнәре табигый материалдан булсын, синтетика, ефәк киемнәр кыш өчен түгел. Аяк киемнәре кысып тормасыннар. Кат-кат киенү әйбәт. Берничә кием кисәгез, алар арасында һава катламы калачак. Суыкларда бияләй киегез, ул перчаткага караганда ныграк җылыта. Баш киемсез дә чыгарга ярамый, алайса яшьләр кышкы салкында баш киемсез йөри хәзер. Бу бик зыянлы. Аяк киемегез дымлы булырга тиеш түгел. Аяклары тирли торган кешеләргә сак булырга кирәк. Җылы табанча, һәм йон оекбаш куегыз, ул дымны үзенә сеңдерә, аяклар коры кала.

- Салкында тәмәке тарту да зыянлы дип ишеткәнем бар, дөресме бу? Урамга чыгар алдыннан нәрсәгә игътибар итү кирәк?

- Дөрес. Суыкта тәмәке тартмагыз, чөнки ул кан әйләнешен акрынайта һәм аяк-куллар тиз туңа. Урамга чыгар алдыннан металл бизәнү әйберләре такмагыз. Металл тәннән тизрәк суынып, тирегә ябышырга мөмкин. Моннан тыш йөзекләр бармаклардагы кан әйләнешен дә кыенлаштыра. Урамга чыккансыз икән инде, җилдән качарга тырышыгыз, җилдә тизрәк өшисең. Душтан соң, мунчадан соң чәчегез кибеп бетмәгән килеш урамга чыкмагыз. Организм җылылык һәм энергия тупласын өчен, салкынга чыгар алдыннан ныклап ашагыз.

- Бала организмы суыкка чыдаммы? Олылар ничек?

- Бала организмының җылылык көйләнеше системасы әле тиешенчә җайланмаган, ә өлкән яшьләрдәге кешеләрдә, авыртулар сәбәпле, ул бозылган була. Шуңа күрә балалар һәм олылар тиз өшүчән. Алар суыкта озак булырга тиеш түгел. Бик кирәк булмаганда урамга чыкмасалар яхшы.

- Өшеп мөрәҗәгать итүчеләр бармы быел?

- Аллага шөкер, быел юк. Узган ел ике кеше мөрәҗәгать итте дип беләм.

- Рәхмәт.

Өшемәскә тырышыгыз, дуслар. Сәламәт булыйк.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев