Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Эчтә ниләр бар икән?”– “Әтнә таңы”

Максатчан программа Төзекләндерү эшләре дәвам итә Күәм авыл җирлеге бинасының ишек төбеннән үк эчтә ниләр барын фаразлап була. Шулай да, кайсын ничек итеп үзгәртәләр икән, дигән уй килә күңелгә. Ишектән кергәч тә төзелеш материаллары каршы ала. Уңга борылып берничә метр атлауга төзекләндерү эшләре барган мәйдан күзгә ташлана. Элек авыл җирлеге...

Максатчан программа

Төзекләндерү эшләре дәвам итә

Күәм авыл җирлеге бинасының ишек төбеннән үк эчтә ниләр барын фаразлап була. Шулай да, кайсын ничек итеп үзгәртәләр икән, дигән уй килә күңелгә. Ишектән кергәч тә төзелеш материаллары каршы ала.

Уңга борылып берничә метр атлауга төзекләндерү эшләре барган мәйдан күзгә ташлана. Элек авыл җирлеге хезмәткәрләре утырган бина полиция карамагына бирелгән.

"Монда участок инспекторы утырачак, Алла боерса, аның каршындагы бүлмә "Табиб амбулаторияе" карамагында, инвалидларны фельдшерыбыз шушында караячак, аларга икенче катка күтәрелү авыр булыр, дип уйланылды.

Ә икенче каттагы медицина бүлмәсе әзер инде, кабул итү шунда башкарыла. ", - дип аңлаттылар Күәм авыл җирлегендә. Үзләре дә әлеге бинаның икенче катында, аз гына уң яктарак урнашканнар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев