Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчтеңме – рульгә утырма

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев машина йөртүчеләрне әнә шулай дип кисәтә. Дөрестән дә, еш кына нәкъ менә шундый "батырлар" юл һәлакәтенең сәбәпчесе булып тора. Үзе турында уйламый да уйламый инде, бер гаепсез якыннарының, чит кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя. Узган атна барышында изге бәйрәмнәр...

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев машина йөртүчеләрне әнә шулай дип кисәтә.
Дөрестән дә, еш кына нәкъ менә шундый "батырлар" юл һәлакәтенең сәбәпчесе булып тора. Үзе турында уйламый да уйламый инде, бер гаепсез якыннарының, чит кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя. Узган атна барышында изге бәйрәмнәр сәбәп булганмы, Аллага шөкер, андый хәлдә руль артына утыручылар тоткарланмаган үзе. Шуңа да карамастан, кагыйдә бозучылар байтак булган. Таныклыгы булмаган - бер, төзексез машинада - ике, тиешсез урында туктаган - бер, куркынычсызлык каешын такмаган - алты, тизлекне арттырган ундүрт йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Штрафын вакытында түләмәгән - ике, җәяүлегә юл бирмәгән - бер, документларсыз - бер, юл билгесенә туктамаган - бер, страховкасыз - биш, страховкага язылмаган - бер, "обгонга" чыккан - бер, номерлары пычрак - бер, йөртү таныклыгын оныткан - бер, ярамаган урынга туктаган дүрт йөртүчегә дә протоколлар төзелгән. Йөк машинасы белән үзәккә кергән йөртүчегә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Ә менә юл билгесенә зыян китергән йөртүчегә исә биш меңнән алып ун меңгә кадәр штраф яный. Вак юл һәлакәтләре - өчәү. Рамил Гәрәев әйтүенчә, район юлларында "Автобус" һәм "Игътибар, балалар!" операцияләре дәвам итә. Шушы уңайдан, юлларда балаларга карата аеруча игътибарлы булуыгыз сорала. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеген дә онытмасагыз иде. Штрафларын вакытында түләмәүчеләр колагына бер сүз - бу очракта сезгә аны икеләтә күләмдә түләү, 15 тәүлеккә арест, яисә, 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр башкару яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев