Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эдуард Николаев экипажы "Дакар"ның өченче этабында икенче булды

"КАМАЗ-мастер"ның Айрат Мәрдиев экипажы - өченче урында.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). "КАМАЗ-мастер" командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы "Дакар-2018" ралли-марафонының өченче этабында йөк машиналары арасында финишка икенче булып килде.

Перу территориясендә узган икенче этапның җиңүчесе булып "Ивеко"да Аргентина узышчысы Федерико Вильягра танылды. Ул 295 чакрым озынлыктагы махсус участокны 3 сәгать 56 минут 37 секунд эчендә узды. Эдуард Николаев аннан 35 секундка калышты. "КАМАЗ-мастер"ның Айрат Мәрдиев экипажы лидердан 4 минут чамасы калышып, финишка өченче булып килде.

Йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә Эдуард Николаев экипажы алда бара. Федерико Вильягра - икенче (+8.58 минут), өченчедә "МАЗ-спорт"та Белорусия вәкиле Алексей Вишневский (+52.34).

Биш елга беренче мәртәбә "Дакар" маршруты Перу территориясе аша уза, аннары катнашучылар Боливия һәм Аргентинага юл ала. Узышларга 20 гыйнварда нокта куела.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/01/09/155675/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев