Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Егет булса – ут булсын

Җырчы, биюче, көрәшче, баянчы, театр артисты... Әле 6 сыйныфка гына баручы Мөнир Мәрдәнов, кечкенә генә булса да, бу һөнәрләрнең барысын да бик оста башкара. 4 яшьлек вакытында "Апа, мин җырлыйм әле", дип килде ул яныма. Музыка тәрбиячесе буларак, беренче җы­рын да бергәләп өйрәндек. Өйрәнү ге­нә түгел, балалар иртәсендә "парлап" җырладык...

Җырчы, биюче, көрәшче, баянчы, театр артисты... Әле 6 сыйныфка гына баручы Мөнир Мәрдәнов, кечкенә генә булса да, бу һөнәрләрнең барысын да бик оста башкара.

4 яшьлек вакытында "Апа, мин җырлыйм әле", дип килде ул яныма. Музыка тәрбиячесе буларак, беренче җы­рын да бергәләп өйрәндек. Өйрәнү ге­нә түгел, балалар иртәсендә "парлап" җырладык та. Илназ Минвәлиев репертуарыннан "Эх, татар сылулары", дигән җыр иде ул. Ул вакыттан инде байтак гомер үтте. Мөнирнең диплом-грамоталарын карап утырам. 2007 елдан алып, бүгенге көнгә хәтле дистәдән артык җыелган. "Созвездие-Йолдызлык", "Ва­тан", "Пошалым чаналары", Йошкар-Ола шәһәрендә узган II "Рамазан" фестиваль-бәйгеләрендә дә, көрәш ярышларында районда, Мари Иле республикаларында алганнары да бар. Быел исә IV академик һәм халык көйләрен башкаручы яшьләр арасында узган "Форум" бөтенхалык конкурсында лауреат исеменә (2 урын) лаек булган. Әле күптән түгел генә Мөнир "Яшь ТНВ" каналы алып баручылары белән берлектә Төркиядә булып кайтты. Биредә өченче тапкыр "Төрки телле халыклар арасында балалар уеннарының бөтенхалык фестивале" булып узган. Фестивальнең төп бурычы - төрки халыклар арасында яшь буында какшамас, ныклы бәйләнеш тәрбияләү. 12 ил вәкилләре катнашкан әлеге фестивальдә Төркиянең үзеннән тыш Израиль, Ирак, Кыргызстан, Казахстан, Македония кебек илләрдән дә катнашучылар булган. "Яшь ТНВ" каналының балалар һәм яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Сәхәбетдинова һәм "ТНВ" каналында барган "Аулак өй" тапшыруы редакторы Роза Әдиятуллина җитәкчелегендә барган 8 бала арасында бары Мөнир генә район җирлегеннән. "Ашык, Чилек-чамак, Үрдәк атыш, Тугыз таш, Биш таш, Җиде таш уеннарын уйнадык. Ә соңгы көнне концертта "Гармун сайлый бер егет"не җырладым", - ди Мөнир. Укытучысы Зөлфия Муллагалиева белән өйрәнгән бу җыр Мөниргә иң беренче уңыш ки­тергәне дә. Шушы җыр белән "Татар моңы-2012" фестиваленең гала-концертына да барып керә ул. "Җырлы-моңлы балачак" балалар җыр бәйгесенең лауреаты буларак чыгыш ясый. Боларның барысына нигез моннан өч еллап элек салына. Әтнә сәнгать мәктәбенә ярты еллап йөри дә, нишләптер кире уйлый. 2010 елда Арча районы Төрнәле авылы Сабантуенда җырлаганнан соң, әнисе Алсу янына җырчы Фердинант Фәтхинең продюссеры килә. "Улыгызны кичекмәстән сәнгать мәктәбенә бирегез, алмасалар үземә шалтыратыгыз", - дип телефоннарын да калдыра. Шул ук елны Арча сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге җитәкчесе Гүзәл Минхәерова янына баралар. Күпсанлы дипломнарын күреп һәм җырлатып караганнан соң, вокал бүлегенә язылган 40 бала янына 41нче итеп кабул итә ул Мөнирне. Бии белүен дә исәпкә алып, түгәрәк җитәкчесе Эльза Камалова биюгә дә ала. Күптән түгел генә режиссеры якташыбыз Рафис Сәләхетдинов булган Арча халык театрының "Иң яшь артисты" исеменә лаек булган. Монысы инде Туфан Миңнуллинның "Әлдермеш­тән Әлмәндәр" спектаклендәге малай роле өчен. Исемгә өстәп премиясен дә биргәннәр. Сабый күңелен үстереп җибәрергә шуннан да зур бүләк була да алмый. Ә көрәшеп алган бүләкләре турында аерым сүз.

Быелгы Сабантуенда районда үз авырлыгында икенче, Олы Мәңгәрдә беренче урында калган Мөнир. Районда электр иттарткычы алса, авылда велосипедка хуҗа булган. Аның шундый күпкырлы талант иясе булуында, һичшиксез, әти-әни­сенең дә өлеше бик зур. Әнисе Алсу бию­че буларак билгеле булса, әтисе Марсель бик матур җырлый. Сәхнә өчен киемнәрне исә дәү әнисе тегә. Башлангычта укыткан Зөлфия апасына, хәзерге сыйныф җитәкчесе Нурания апасына бик рәхмәтле Мөнир. Яңа гына башланган иҗат юлында әнә шундый сабый күңелен аңлардай чын укытучылар очравы белән бәхетле дә ул. Әтнә егете булса да, күбрәк Арча исеменнән чыгыш ясавы гына күңелне тырнап тора. Мондый булганнар үзебездән дә артмас иде дә бит... Юкка гына, гөл үскән җирдә кадере булмас, димиләр шул.

PS. Бу язманы әзерләгәндә Мөниргә кабат ТНВ каналында өч тапшыруда катнашырга чакыру килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев